Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Аккошлар җыры тынмый14.11.2017 | Новости

Башкортстан татарлары милли-мәдәниавтономиясе башлангычында оештырылган “Ике аккош” музыка фестиваль-бәйгесе быелдүртенче тапкыр оештырыла. Билгеле булуынча, бәйге пар аккошлардай соклангыч шәхесләр– Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукайисемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашева (1920-2010) һәм күренеклеаккордеончы, композитор, РСФСРның атказанган, Башкортстанның халык артисты БәхтиГайсин (1930-1991) иҗатына багышлана.


Шушы көннәрдә Авыргазырайонында уен коралларында уйнаучылар ярышы узды. Бәйгедә Рәүф Хөснуллин (Күгәрченрайоны), Рамиль Мөлеков (Авыргазы районы), Таһир Шаһивәлиев (Уфа районы), НаилИшбулатов (Бүздәк районы) җиңүчеләр дип табылды. Күмәк чыгышлардан Дүртөйлемузыка мәктәбе укытучылары ансамбле, Авыргазы районы күпмилләтле «ТОСМА»баянистлар ансамбле, Бүздәк районы гармунчылары коллективы, шулай укР.Гыймранов һәм Н.Вәлиев (Гафури районы), Г.Газиев һәм Ф.Гайсин (Авыргазырайоны) дуэтлары җиңүчеләр Дипломына лаек булдылар. Иң яшь чыгыш ясаучы –Авыргазы районыннан13 яшьлек Эрнест Латыйпов катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.


Бәйге соңында виртуозмузыкант, оста аккомпаниатор Бәхти Гайсин иҗат иткән әсәрләр халык күңелендә олыбер хазинә булып саклана, аның «Ике аккош», «Көтүчеләр» һ.б.ш. көйләре үлемсез,дигән нәтиҗә ясалды.


Җиңүчеләрне жюри рәисе, Башкортстанныңһәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов тагын бер кат котлап, ФәридәКудашева репертуарыннан «Таулар юлы» җырын башкарды. 


Бәйгенең икенче – ФәридәКудашевага багышланган җыр – өлеше 23 ноябрь көнне Чишмә районы Чишмәкасабасында сәгать 11.00 башлана. Җиңүчеләрнең йомгаклау концертын 2 декабрь көннеУфада Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең зур залында үткәрү планлаштырылган.


Бәйгене оештыруда зур тырышлыккүрсәткән Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Халыклар дуслыгыйортына, Башкортстан халыклары ассамблеясенә, Авыргазы һәм Чишмә районнарыхакимиятләренә рәхмәт белдерәбез.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
28.03. 2024: Биш миллионга якын акча күчергән
59 яшьлек хатынның телефонына популяр мессенджерда хәбәр килгән. Билгесез кеше үзен хатын-кыз ...
28.03. 2024: Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!
Бүген башкаланың “Башкортостан” дәүләт концертлар залында  “Башкортстанның ел укытучысы” 34нче ...
28.03. 2024: Башкортстанда чикләр аныкланды
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль программаны гамәлгә ашыруның төп ...
28.03. 2024: Лимон туңдырасызмы?
Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә ...
28.03. 2024: "Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."
"Сезгә сөйләп бушаныйм әле. Яшь чакта 19-20 яшьләрдә дус дип санаган кызга үземнең "женское ...
28.03. 2024: Уфада балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды
27 мартта, Җирнең беренче космонавты Юрий Гагаринның һәлак булуына 56 ел тулу көнендә, Уфа дәүләт ...