“Республика Башлыгы башлангычын хуплыйбыз”21.09.2017 | Новости

19 cентябрьдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урыннардагы җитәкчеләре семинары үтте. Чарада республика Башлыгы Хакимиятеннән, министрлыклардан җаваплы вәкилләр, автономия җитәкчеләре һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары катнашты.
Семинарны милли-мәдәни автономия рәисе Римма Үтәшева ачты һәм алып барды.— Күптән түгел без Башкортстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, Башкортстан урыслары соборы Башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев һәм мин, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очраштык, — диде Римма Әмир кызы. — Анда тел мәсьәләләре тикшерелде һәм Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы нәтиҗәләре нигезендә Русия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләрен үтәү юллары каралды. Төбәк җитәкчесе Русиядә һәм республикада яшәүче халыкларның телләре яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләде. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары телләрен өйрәнү системасының нәтиҗәлелеген һәм мөмкинлеген тәэмин итү максатында Рөстәм Хәмитов махсус указга кул куйды. Без аның башлангычын хуплыйбыз. Указ милли-мәдәни оешмаларда алып барылучы эшне оештыруда юнәлеш бирә.Очрашуда без туган телләрне популярлаштыру, балаларның да, өлкәннәрнең дә алар белән кызыксынуын арттыру буенча тәкъдимнәребезне җиткердек. Безнеңчә, якшәмбе милли мәктәпләре мөһим эш башкара.
Бу мәктәптә укучылар туган телен камилләштереп кенә калмый, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, төрле фольклор бәйрәмнәрендә катнаша.Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе бүген республикадагы бөтен татар милли-мәдәни тормышының үзәгендә тора, башка милли оешмаларның эшчәнлеген координацияләү юнәлешендә зур хезмәт башкара. Автономия үзенең төп эш максатларының берсе итеп халкыбызның көй-моңнарын саклау, әдәбиятын, сәнгатен үстерүне куя.2013 елдан Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева истәлегенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивален, М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча республика “Тукай моңнары” конкурсын, ә 2015 елда республикадагы татар әдәби көчләрен барлау, алар арасында иң талантлыларны ачыклау өчен “Балкыш” әдәби бәйгесен, халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган “Кәрим, Пушкин, Тукай” әдәби фестивален оештыра.
Октябрьдә Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгендә халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларның “Җиз кыңгырау” дип аталган республика конкурс-фестивале үтәчәк.— 14 сентябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәк иҗтимагый милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Рөстәм Зәки улы әлеге очрашуда: “Тел темасы – җитди мәсьәлә. Аңа җитди карарга кирәк, чөнки бу теманы сәясәтләштерергә һәм, чынында, властька, республикага, дәүләткә карата кире мөнәсәбәт тудырырга тырышучылар бар. Моңа юл куярга ярамый”, дип ассызыклады, — диде Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең милли сәясәт бүлеге мөдире урынбасары Илшат Ханов.— Башкортстан территориясе Европа һәм Азия кушылган урында урнашкан. Биредә Европа һәм Азия халыклары берләшеп яшәгәннәр һәм яшиләр, — диде “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. – Тарихка күз салсак, Стәрлебашта бик билгеле мәдрәсә булган. Анда татар һәм башкортлардан тыш барлык төрки халыклар укыган. Безнең җирлек төрле милләт вәкилләрен берләштергән. Патшабикә Екатерина II указы белән Уфада Диния нәзарәте ачыла, башкалабыз Русиянең мөселман үзәгенә әйләнә. Киң билгеле “Галия” мәдрәсәсендә дә төрки телле халык вәкилләре белем алган. Бу мәдрәсәдә гәзит һәм журналлар чыгарылган, казах һәм башка халыкларның милли журналистикасына нигез салынган. Биредә белем алган шәкертләр совет власте урнашкач, үз республикаларында классик язучылар һәм журналистлар булып киткәннәр.
Уфа һәм Башкортстан Европа һәм Азия халыкларының мәдәни үзәге булган һәм әле дә шулай. Шуның нәтиҗәсендә биредә яшәүче төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә.Интернет, социаль челтәр, матбугат — болар барысы да идеология белән бәйле. Социаль челтәрләрдә ил җитәкчесенең әти-әниләр рөхсәте белән туган телне укытуны оештыру турындагы тәкъ-димен кайбер иҗтимагый милли оешма җитәкчеләре кабул итә алмады. Чөнки күп кенә милли оешма җитәкчеләре властьтан гына мәктәп, журнал, театр ачыгыз дип таләп итте. Берсе дә турыдан-туры халык белән эшләмәде. Туган телне укытуны оештыру өчен әти-әниләр, халык белән эшләргә кирәк. Безнең татар оешмалары арасында да файдалы эш башкарыр урынга үзара тарткалашып ятучылар бар.
Тарткалашырга түгел, ә татар телен укытуны үстерү юнәлешендә эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә татар теле һәм әдәбияты укучылары да булачак, югары уку йортлары милли кадрлар да әзерләячәк, укучылар һәм студентлар туган телебездә гәзит-журналларны да укыячак.Очрашуда М. Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов һәм кафедра доценты Альбина Хәлиуллина, Башкортстан Дуслык йорты директоры урынбасары Фидрат Ямалетдинов, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИНИ
Источник: kiziltan.ru