Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Галимҗан Ибраһимовның тууына – 130 ел24.03.2017 | Новости
Авыргазы районының Солтанморат авылында татар халкының бөек улы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте.

Казаннан, Уфадан, Стәрлетамактан килгән кунакларны тәүдә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов үзенең эш бүлмәсендә кабул итте. Әлеге юбилейга килгән язучылар, галимнәр очрашу-сөйләшү барышында район хакимияте башлыгына китапларын бүләк иттеләр.


Кунаклар бөек шәхесне дөньяга биргән, аның хакында изге хатирәләр саклаучы Солтанморат авылына дулкынланып аяк бастылар. Әдипнең һәйкәленә чәчәкләр салганнан һәм аның йорт-музеен карап чыкканнан соң янәшәдәге мәдәният йортына юл тоттылар.


Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев, Солтанморат авылы хакимияте башлыгы Лена Мөхәммәдиярованың кыскача чыгышларыннан соң килгән кунакларга сүз бирелде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, филология фәннәре докторы, профессор, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин, М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетыннан һәм БДУның Стәрлетамак филиалыннан кафедра мөдирләре Илшат Насыйпов белән Илсур Мансуров, язучының туганнары, һ.б. бөек якташыбыз хакында фикерләре белән уртаклаштылар.

Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе исеменнән рәис урынбасары Альбина Хәлиуллина чыгыш ясады һәм котлау адресы тапшырды.


Очрашу җыр-моң, шигырьләр һәм биюләр белән аралаштырып алып барылды.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
29.05. 2023: Бу һөнәрне кызлар да үз итә
Кырмыскалы районының Антоновка авылында яшәүче кыз, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәр үзләштерү ...
29.05. 2023: Калтасы ягында икенче көн янгын белән көрәшәләр
Янгынны сүндерүгә 3 бульдозер, 3 трактор, 6 янгын сүндерү автоцистернасы, ирекле янгын сүндерү ...
29.05. 2023: Узган атна чараларга бай булды
23-26 майда төбәк башкаласында Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында "Газ. Нефть. ...
29.05. 2023: Үтәймуллада чик сакчыларына һәйкәл ачылды
Авыргазылыларның шатлыгын уртаклашырга күрше Гафури һәм Кырмыскалы районнарының чик сагы ...
29.05. 2023: Хәния Тәтешлегә чакыра
Тәтешле районында якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган ...
29.05. 2023: Укытучым – минем үрнәгем!
Әлеге көнне республикабызның төрле төбәкләреннән талантлы һәм акыллы укучылар үзләренең тәүге белем ...