Корбан гаете мөбарәк булсын!01.09.2017 | Новости
Сезне иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән котлыйбыз!
Корбан гаете, динебездәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.
Күркәм бәйрәм көннәрендә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган изгелекләребез, биргән сәдакаларыбыз, укылган догаларыбыз кабул булсын!
Тормышларыбызга муллык, бәрәкәт, илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә тигезлек,бәхет насыйп булсын!