“Җиз кыңгырау” моңнарында “Еники эзләре буйлап”...24.07.2017 | Новости

Бүген Башкортстанда эшләп килүче татар җәмәгать оешмалары шактый. Аларның күпчелеге халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне төп максаты итеп куя, төрле кичәләр, фестивальләр, мәдәни программалар оештыра. Ләкин шушы милләтпәрвәрлеге белән дан тоткан оешмалар арасында иң көчлесе, башкаларны үз артыннан әйдәп, ияртеп, халкыбызга юл күрсәтеп баручысы да бар. Милли хәрәкәт эшчәнлеге белән кызыксынучылар аңлагандыр инде: сүз “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” турында бара. Оешманың үткәне һәм бүгенгесе, киләчәккә ният-планнары турында без аның рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты ярдәмчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина ХӘЛИУЛЛИНА белән әңгәмә кордык.
– Гомер аккан су кебек уза... “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” җәмәгать оешмасы барлыкка килүгә дә сигез ел үткән. Альбина Габитовна, тарихка күз ташлап, иң чагу вакыйгаларны искә төшереп алыйк әле.
– Чынлап та, “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” бүген республикадагы бөтен татар милли-мәдәни тормышының үзәгендә тора, башка милли оеш-маларның эшчәнлеген координацияләү юнәлешендә зур хезмәт башкара. Мөхтәрият белән идарә итүче иң югары җитәкче орган булып конференция санала. Узган елның 9 апрелендә оешмабызның IV хисап-сайлау конференциясе үтте. Анда Мөхтәрият Советы составына республикада эшләп килүче барлык татар җәмәгать оешмаларының да вәкилләре сайланды. Бу – үзе үк чын демократия күрсәткече, чөнки һәр татар кешесе үз вәкилләре аша оешма эшчәнлегенә тәэсир итә ала. Әлеге конференциядә Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе итеп Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Әмир кызы Үтәшева сайланды.
– Мөхтәрият үзенең төп эш максатларының берсе итеп халкыбыз-ның көй-моңнарын саклау, әдәбиятын, сәнга-тен үстерүне куя. Чөнки милләтне юкка чыгарырга теләүчеләр иң башта аның телен, мәдәниятен, әдәбиятын, ягъни РУХЫН бетерергә тели. Бу – инде әллә күпме тапкыр тарихи фактлар белән расланган хакыйкать. Шул уңайдан милли рухиятебезне саклау өлкәсендә башкарылган эшләрегезнең иң күренеклеләре белән таныштырып үтсәгез иде.
– Бүгенге глобальләшү шартларында Башкортстанда яшәүче татарларның кабатланмас милли йөзен, рухын саклап калу – безнең төп максатыбыз. Башкарган һәр эшебез шуңа хезмәт итә. Моны исбатлау өчен тарихка күз ташлау да җитә.
Мәсәлән, 2013 елда “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” тырышлыгы белән халкыбызның моң сандугачлары Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваның истәлегенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивале оештырыла башлады. Ул бүгенге көнгә кадәр туган төягебез буенча атлап, милләттәшләребез арасыннан яңадан-яңа музыкаль талантлар ача.
2013 елдан башлап оешмабыз Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары арасында бөек әдибебез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча республика конкурсын оештыра. “Тукай моңнары” дип аталган бу бәйгедә шагыйрьнең әсәрләре татар, башкорт, урыс, инглиз, чуваш, мари, мордва һәм башка телләрдә яңгырый. Чын мәгънәсендә, Тукаебызның бөеклеген раслаучы халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде ул “Тукай моңнары”!
Быел без аның логик дәвамын да тормышка ашырдык: 29-30 майда бөек Тукаебызның Уфага килүенә 105 ел тулуга багышланган грандиоз бәйрәм чаралары үткәрдек. Аның кысаларында “Тугандаш халыклар әдәбиятларында традицияләр күчемлелеге” дип аталган II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе, “Габдула Тукай. Энциклопедия” китабының презентациясе, “Син сазыңны уйнадың...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Иң мөһиме – без, республикада яшәп иҗат иткән һәм итүче яисә якташыбыз булган 61 татар һәм башкорт шагыйренең бөек әдибебезгә багышланган шигырьләрен бергә туплап, “Тукайга әйтер сүзем” дигән аерым китап бастырып чыгаруга ирештек. Җыентык Мәҗит Гафури шигыре белән ачыла һәм иң яшь шагыйрь Нурлан Ганиевның “Тукайга әйтәсе сүзләр”е белән ябыла.
– Башкортстан татарларының әдәбиятын үстерү өлкәсендә тагын да күркәмрәк эш-гамәлләрегез дә бар бит әле сезнең. Бу очракта мин “Әдәбият елы” кысаларында республика гәзит-журналлары белән берлектә оештырылган “Балкыш” әдәби бәйгесен күз уңында тотам.–
Әйе, 2015 елда узган “Әдәбият елы” оешмабыз өчен шактый мәшәкатьле булды, чөнки, алда атап үтелгән чараларга өстәп, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте яңа проект – республикадагы татар әдәби көчләрен барлау, алар арасында иң-иңнәрне ачыклау өчен “Балкыш” әдәби бәйгесен башлап җибәрде. “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” гәзитләре, “Тулпар” әдәби-нәфис журналы белән берлектә оештырылган бу бәйгенең абруйлы жюри әгъзалары республикада шигърият, проза, сатира-юмор һәм әдәби тәнкыйть жанрларында иҗат итүче татар каләм осталарының әсәрләрен барлап, һәр төрдә җиңүчеләрне билгеләде. 2015 елның 19 ноябрендә, аларның һәммәсен Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залына җыеп, йомгаклау тантанасы үткәрелде. Бер генә җиңүче дә бүләксез калмады. Өстәвенә, озак та үтми, “Тулпар” журналы хезмәткәре Дилбәр Сөләйманова белән икебез тарафыннан төзелгән саллы гына “Балкыш” җыентыгы да дөнья күрде. Анда конкурста җиңү яулаган 25 авторның иҗат җимешләре тупланган иде. Конкурсның үткәрелүе дә, җыентыкның дөнья күрүе дә республиканың рухи-мәдәни тормышын җанландырып җибәрде, яңа талантлар барлыкка килүенә этәргеч бирде.
Республикада халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган “Кәрим, Пушкин, Тукай” әдәби фестивален оештыру өчен дә барлык көчебезне салабыз. Киләчәктә “Еники эзләре буйлап” дип аталган күләмле тарихи-мәдәни проектны да тормышка ашыру нияте бар. Ул әдәбиятыбыз классигы Әмирхан Еникинең туган төяге булган Благовар, Дәүләкән районнары җәмәгатьчелеге белән берлектә үткәрелеп, әдипкә үзенчәлекле рухи һәйкәл төсен алырга тиеш. Халкыбызның бөек шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан башка күп кенә уй-ниятләребез дә бар.
– 2020 елда Башкортстанны янә бер дөньякүләм тарихи вакыйга көтә: Җир шарының барлык төбәкләрен-нән республикабызга фольклор коллективлары, сәнгать осталары ташкыны агылачак. Бөтендөнья Фольклориадасын лаеклы үткәрү, аның кысаларында Башкортстанда яшәүче милләтләрнең дә халык авыз иҗаты мирасын барлык тулылыгы белән чагылдыру республика җитәкчелегенең генә түгел, җәмәгать оешмаларының да уртак максаты булырга тиештер. Бу җәһәттән “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” ниндирәк чаралар планлаштыра?
– Фольклориада – зур чара, моңа кадәр Башкортстанда бөтенләй күрелмәгән вакыйга. Без аңа әзерлекне күптән башладык, иң башта чаралар планын булдырдык. Халкыбызның кабатланмас бай милли-мәдәни мирасын йөз кызартмаслык итеп күрсәтергә иде ниятебез.
Иң беренче чиратта, быел 3 октябрьдә Бүздәк районында урнашкан Татар тарихи-мәдәни үзәгендә халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларның “Җиз кыңгырау” дип аталган республика конкурс-фестивале узачак. Ул милли фольклорыбызны, халык моңнарын пропагандалау, аларны яшь буынга җиткерү, алар белән башка мил-ләт вәкилләрен дә таныштыру максатын куя. Номинацияләр бик күп: алар фольклор әсәрләрен вокал башкаруны да, хор башкаруын да, халык уен коралларында уйнауны да, вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышларын да, милли хореография сәнгатен дә, милләттәшләребезнең милли-декоратив сәнгатен дә үз эченә ала. Бик шәп тамаша үтәр дип уйлыйбыз.
Икенчедән, шушы чарадан соң “Башкортстан татарларының фольклор мирасы: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләк-ләр” томын нәшер итү күз уңында тотыла, шуның нигезендә Русия фольклорчыларын җыеп, гыйльми-гамәли конференция оештыру планлаштырыла. Бу китапның да кулъязмасы инде әзер.
Кыскасы, “әйдә халыкка хезмәткә” дип, алдыбызга грандиоз максатлар куйган һәм шуларны башкарып чыгу өчен барлык көчебезне салган мәлебез! Гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәл-телгән чараларыбыз да кирәклеген елдан-ел ныграк исбатлый. Бу уңайдан безнең тарафтан берничә ел элек башланган “Татар гаиләсе” проекты географиясенең елдан-ел киңәюен билгеләргә кирәк. Бу юнәлештә дә эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Традицион мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, фольклорыбыз яшәсә, халкыбыз да юкка чыкмаячак, иманым камил!
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Альбина Габитовна! Куелган максатларыгыз тормышка аша күрсен! Тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ