Кадерле ветераннар, халкыбызның каһарман уллары һәм кызлары!10.05.2017 | Новости
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!
Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен!
Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез.