
Быел мәртәбәле бүләккә өч кеше лаек дип табылган. Алар — язучы Мәдинә Маликова (“Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр” китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм урыс телендәге мәкаләләр җыелмасы”) һәм Харис Салихов (“А. Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары”, “Дин һәм фән” китаплары).
2017 елның Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр бүген, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырыла.