Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Кыйтгаларны берләштерә башкорт-татар җырлары!12.04.2017 | Новости
Халыкара конкурс быел да бик күп яңа исемнәрне ачты.

Фәридә Кудашева исемендәге “Дуслык моңы” башкорт һәм татар  җырларын башкаручыларның  халыкара фестивале тәмам. Өч көн буе Нефтекама шәһәре моң дөньясында яшәде, Башкортстанның төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән яшь башкаручыларны ләззәтләнеп тыңлады. Сәхнәдән халкыбызның “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Уралым”, “Сәлимәкәй”, “Шахта” кебек җырлары яңгырады. Кыргызстан, Казахстан, Беларусьта яшәгән милләттәшләребезнең туган телдә иркен сөйләшүе, милли  йолаларыбызны, җырларны кадерләп сак­лавы, әлбәттә, соклану тудыра.


– Әниебез һәрвакыт татарча җырлый иде, йортыбызда туган телебездә сөйләшеп үстек, – ди Казахстаннан килгән Елена Сафина. Ул урыс, казах телләрендә дә иркен сөйләшә.
– Ничек инде туган телеңне белмәскә мөмкин? Шуның өчен дә туган тел бит ул, – дип сүзгә кушыла Беларусьтан килгән Зәлия Азарова. Ул башкортча иркен сөйләшә, Җир шарының нинди почмагында яшәсәң дә, теләк булганда, телне саклап калып була, – ди ул.
Бишкәк шәһәреннән килгән 17 яшьлек Суфия Хөснетдинова да матур итеп татарча сөйләшә.
– Бездә татар-башкорт диаспорасы бик актив, милли үзәкләр эшли, төрле чаралар үткәрелә, йолалар, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклауга алар зур өлеш кертә, – ди ул.
Танылган җыр белгече Фәрзәнә Сәгыйтова җитәкләгән мәртәбәле жюри быелгы фестивальдә сирәк башкарылучы борынгы җырларның бик күп яңгыравын атап үтте.
– Конкурсантлар җыр сайлауга бик җитди караган. Илледән артык бәйгече берәр татар һәм башкорт җырын башкарды, һәрберсенең репертуары үзенчәлекле иде, җырлар кабатланмады диярлек. Менә нинди бай мирасыбыз бар безнең, – диде Фәрзәнә Фәткулла кызы.
Бәйгенең иң дулкынландыргыч мизгеле –  әлбәттә, җиңүчене атау. Быел бу югары исемгә Зианчура районыннан Әлфия Мырзабаева лаек булды.
– Мин бик шат, конкурсантлар бик көчле булды, – дип күз яшьләре аша елмая Әлфия.
Аның махсус музыкаль белеме юк, мәдәният өлкәсендә дә эшләми. Ике-өч яшеннән җырлаган кыз озын башкорт көйләрен ярата. Фестивальнең бүләге – 100 мең сум акчаны аппаратура алуга тотынырга ниятли.
Фестивальне ябу тантанасында җиңүче “Ашкадар” җырын башкарды, зал аны тын да алмый тыңлады һәм, конкурсантканың чыннан да бу җиңүгә лаек икәнлеген раслап, бик озак кул чапты.
Гала-концертны Татарстан һәм Башкортсан республикаларының танылган артистларының чыгышлары бизәде.
Яңа исемнәр, яңа талантлар ачкан фестиваль тәмам. Чираттагы бәйгенең республикабызның 100 еллыгы билгеләнгән 2019 елда үткәрелүе көтелә.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
28.03. 2024: "Диюкәй" сәхнәгә чыкты
Аны күрсәтү театр декадасы кысаларында узды. Анда тәкъдим ителгән барлык спектакльләр «Кече ...
28.03. 2024: Биш миллионга якын акча күчергән
59 яшьлек хатынның телефонына популяр мессенджерда хәбәр килгән. Билгесез кеше үзен хатын-кыз ...
28.03. 2024: Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!
Бүген башкаланың “Башкортостан” дәүләт концертлар залында  “Башкортстанның ел укытучысы” 34нче ...
28.03. 2024: Башкортстанда чикләр аныкланды
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль программаны гамәлгә ашыруның төп ...
28.03. 2024: Лимон туңдырасызмы?
Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә ...
28.03. 2024: "Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."
"Сезгә сөйләп бушаныйм әле. Яшь чакта 19-20 яшьләрдә дус дип санаган кызга үземнең "женское ...