Бәйге дә ул, белем бәйрәме дә!12.04.2017 | Новости

Кичә Конгресс-холлда “Башкортстанның ел укытучысы-2017” республика конкурсына йомгак ясалды. Һөнәри осталык бәйгесендә быел 200дән артык укытучы катнашты. Аларның һәркайсы — районда беренчелекне яулап килгән көчле педагоглар. Шулар арасыннан 61е — “Ел укытучысы-2017”, 50 се — “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 31е — “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 23е — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм 37 катнашучы “Елның иң яшь укытучысы” исеме өчен көрәште.
Быел, башка еллардан аермалы буларак, конкурсны үткәрү тәртибендә бераз үзгәрешләр булды. Бәйгенең беренче туры февральдә үк узган иде. Һөнәри осталыкта көч сынашучы педагоглар башкаланың төрле мәктәпләрендә, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылары 84нче һәм 65нче татар гимназияләрендә “Ачык дәрес” күрсәтте. 4-5 апрельдә конкурсның икенче турында укытучылар “Осталык дәресе”ндә яңа алымнарын, заманча фикерләү сәләтләрен, югары һөнәри осталыкларын исбатлады. 6 апрельдә 10 конкурсанттан торган төркемнәр “Мәгариф проекты”н яклады. Соңгы турга чыгучы 25 педагогка “Мәгариф сәясмәннәре түгәрәк өстәле”ндә катнашу бәхете тиде.

— Бу бәйгегә мин моннан 22 ел элек мәктәптә эшли башлаган гына мәлдә килгән идем. Шушы еллар эчендә шактый тәҗрибә тупланды, яңа эш алымнары өйрәнелде һәм быел янә көч сынап карарга ниятләдем. Республиканың иң көчле укытучылары арасындагы бәйгедә җиңүем белән бик бәхетлемен, — диде Илмера Галиәкрам кызы.
Уфаның 104нче мәктәбеннән Венера Садыйкова, Балтач районының Нөркә мәктәбеннән Наил Фаридонов, Борай районының Зур Бадрак мәктәбеннән Римма Әхмәтҗанова, Стәрлетамак районының Югары Услы мәктәбеннән Раушания Луговая “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы финалистлары булды. Шулай ук, төрле номинацияләрдә Ләйлә Насыйрова (Әлшәй районы), Гөлназ Корбанова (Нефтекама шәһәре), Фәридә Яппарова (Бакалы районы), Рамил Шәйниязов (Дүртөйле районы) һәм Әнисә Хәлфәтуллина (Яңавыл районы) билгеләнде.
Мәртәбәле тантанада республиканың иң яхшы педагоглары мәгариф һәм фән өлкәсендәге шәхесләрнең мактау сүзләренә, чәчкәләргә һәм алкышларга күмелде. Әлбәттә, бәйгедә катнашучы һәр укытучы игътибарга һәм хөрмәткә лаек. Әйтергә кирәк, мондый бәйгедә катнашу, яңа педагогик ысул-алымнар белән танышу, тәҗрибәле педагоглар белән аралашу укытучыга күп мәгълүмат бирә, үз укыту алымнарын баетуга зур өлеш кертә. Шуңа да киләчәктә мондый бәйгедә катнашучылар башка районнардан да актив кушылсыннар иде.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА