Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Авылым урамнары һәм аның уңганнары06.04.2017 | Новости

Хәзер күрше күршене белми! — диләр.
Хәер, кайда ничек бит! Күршеләрен белү генә түгел, алар белән дус булып, авырлыкларны уртак итеп, бәйрәмнәрне бергә үткәреп яшәүчеләр дә байтак.


Күптән түгел Стәрлебаш районының Карагыш авылында күршеләрне берләш­терүче — “Авылым урамнары” бәйрәме узды. Бәйрәм генәме? Бер ай алдан, урамнар командаларга бүленеп, ярышка әзерләнде.

Бәйгенең җитди булуы көтелә иде. Оста куллар башкарган кул эшләре туп­ланды. Уңган хуҗабикәләр азык-төлек күргәзмәсе әзерләүне дә  алдан килешеп куйды. концерт номерлары әзерләнде. Мода күрсәтү өчен киемнәр тегелде. Урамнардагы үрнәкле йортлар һәм гаиләләр, иң олы һәм иң кече яшьтәгеләр барланды, фотога төшерелде. Сценарийлар язылды. Кеше исәбе алынды, аларның һөнәрләре ачыкланды.
Менә бәйге көне дә килеп җитте. Сәхнәдә — “Дуслык”, “Дунай партизанна­ры” белән “Матурлар һәм батырлар” командалары.

Жюри әгъзалары бик җитди, авылда хөрмәт казанган кешеләр: Наил Мортазин, Кәбир Нариманов һәм Зилә Исхакова.

Слайдларда — урам күренешләре. Авыл хакимияте башлыгы Роберт Туктаров урамнар чисталыгына һәм йортлар төзеклегенә багышланган конкурс игълан итте. Димәк, тагын да чәмләнеп ярышырга форсат бар.

Чараны алып баручы китапханәче Гөлнара Фәхретдинова команда капитаннарына сүз бирә. Алар — Маһира Хөснет­динова, Рәзинә Максютова һәм Флүрә Шаматова, чыгышларын җыр-шигырь­ләргә бизәп, слайдлар белән баетып, тамашачы хөкеменә җиткерә. Тамашачылар өчен, әлбәттә, һәр команда якын — авылдашлар бит! Әйтик, төрле командалардан булган Равил Шаматов, Радмир Кирәев, Розалина Бикмөхәммәтова белән Зилия Туктарованың җырлавын бердәй якын кабул итә алар. Лена Исхакова белән аның улы Арысланның кашык бәреп уйнавы да, Сәлимә Туктарова башкаруындагы татар биюе һәм, гомумән, барлык чыгышлар да дәррәү алкышларга күмелде. Такмаклар, табышмаклар яңгырады. Балалар бакчасыннан килгән нәниләр “Матрешки” биюен башкарды.

Нәтиҗәдә, беренче урынны “Матурлар һәм батырлар” командасы алды, икенче урында — “Дунай партизаннары” белән “Дуслык”.
— Иң мөһиме — халыкка ошады, — ди бәйрәмнең идея авторы Зөлфирә Хәсәнова. — Ярыштан соң командалар бер булып чәй табынына җыелды.

Источник - http://kiziltan.ru/



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
10.12. 2023: Заправкада машина янып киткән...
Уфада кичә Үзәк урамында автомобиль янган. Бу хакта Башкортстанның Uадәттән тыш хәлләр министрлыгы ...
10.12. 2023: Чаңгы шуарга яратасызмы?
Башкортстанда актив кышкы ял яратучылар өчен түбәндәге тау чаңгысы курортлары һәм комплекслары ...
10.12. 2023: Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме?..
Әлеге тема белән җентеклерәк кызыксынып, статистика мәгълүматлары­на күз салдым. Баксаң, илебездә ...
10.12. 2023: Языласы җырлар алда әле!
— Элек-электән Дүртөйле җире моңлы халкы, шигъри сүз осталары белән тирә-якта аерылып торган. Бүген ...
10.12. 2023: Коточкыч суыкта тимер юлында адашып йөргән...
Черниковка станциясендәге полициянең линия бүлегенә тимер юл компаниясенең борчылган ...
10.12. 2023: Хөкүмәт объектларын яндармакчы булган...
Уфа шәһәрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан террорчылык акты әзерләүдә ...