Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Ильяс Таһиров. Минем маҗараларым ...24.02.2024 | Новости
Минем маҗараларым ...

Мин бишенче сыйныфта укыйм. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен аеруча яратам. Өйдә, картәти, дәү әниләр белән дә татарча сөйләшәбез. Шуңа микән, туган телдә аралашу, уку, язу миңа һич авырлык тудырмый. Укытучыбыз, үзегез белән булган кызыклы хәлләр турында язып килегез, дигәч, шалт итеп, дүрт битлек язманы каршына китереп салдым. Апаның күзе дүрт булды.
-Ильяс, роман-эпопея язгансың бит! Тугызлар да бу кадәр булдыра алмый! – дип шаккатты. - Тугызларга күрсәтәм әле мин синең эшеңне!
Укып чыккач, мактады.
- Бик матур килеп чыккан. Әйдә хикәяңне конкурска җибәреп карыйк. Тик кыскартырга туры килер, югыйсә укып чыга алмаслар. Ә менә “..гәнием, ...ие” ләрне дөресләп язарбыз. Авылча ихласлык бөркелә эшеңнән, тик диалектта язу дөрес булмас. Язма эш әдәби тел нормаларына буйсынырга тиеш, -диде.
Менә шул язманы сез дә укып карагыз әле. Нормаларга кереп бетте микән...

Яратам Танып буйларында балык тотарга! Кошлар сайрый, чәчәкләрдән хуш ис бөркелә. Әллә шуңадырмы , Каенлык Сабантуйлары Танып буенда үтә ел саен. Сабантуйларда теләп катнашам. Бүләк алу күңелле бит. Сабантуй урыныннан ерак түгел чишмә чылтырап ага. Суын бер эчеп караган идек Урал дустым белән, нык ошады. Хәзер гел чишмә суы гына эчәсе килеп тора.
Танып буендагы таудан тәгәрәп уйнау –сәхрә! Бервакыт, шулай уйнаганда, безне сагызак чакты. Урал ике уйлап тормады: сагызакның үзен дә үтерде. Өйгә чаптык. Әни ишегалдында йөри. Өйдән тиз генә аптечканы алып чыкты.
-Нәрсә чакты? – дип сорый.
-Сагызак!-дим.
-Көз көне сагызак очмый!-ди әни. Үзе минем кызарган җиргә ниндидер дару сөртә. Әни “дәвалаганчы” мине тагын ике сагызак чагып китәргә өлгерде!
Ышанмый тора иде, “әйбәт” булды әле. Ну.. бик әйбәт түгел инде түгелен, әрнеде... Монсы Каенлыктагы маҗара.
Икенче маҗара Хаҗида-картыйларда булды.
Авыл урман эченә урнашкан. Тукай абый әйткәнчә:
“Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.”
Кичләрен сыерлар Тектәм буенда үлән ашый. Көтүдән туры өйгә кайтмыйлар, шунда төшәләр. Картыем миңа төлкеләр су бенда күп дип сөйләде. Кычкырсаң, куркып, шундук урманга качалар икән. Ә минем тере чын төлкенә әле бер дә күргәнем юк. Үзем урман эчендәге авылда кунакта, имеш.
Беркөнне картыйның: “Һаман кайтмый теге сыер!” дигәнен ишетеп калдым да, беркемгә дә әйтми, сыздым Тектәм буена. Инде караңны төшкән иде, фонаригымны алдым, таяк та онытмадым. Төлкеләрнең кирәген биреп кайтыйм әле!
Төштем, сыерлар ашап йөри. Урман кунаклары күренми. Керештем кычкырырга( тавышка куркып качалар, диде бит картый.), тотындым чинарга. Менә-менә төлкеләр поскан җирләреннән чыгарлар да мин аларны куып китәрмен кебек. Тынлык! Ник бер төлке күренсен! Сыерлар гына минем якка аптырап карап-карап алалар. Булмады. Һичьюгы төлке баласы да чыкмады.
Кайттым, картыйга сөйләдем. Ә ул рәхәтләнеп көлде.
-Иии улым, мин сиңа шаяртып кына әйткән идем бит аны. Курыкмасын дип. Кем сине елга буеннан төлке эзләр дип уйлаган!
Ышан менә хәзер олыларга. Үземнең алдануымны белгәч, еласыларым килде. Тик картыйга үпкәләп булмый инде.
Менә шулай, дуслар. Көзен сагызактан чактырган, елга буенда төлке эзләгән малай мин. Әле минем маҗараларым күп. Алары турында алдагы елда сөйләрмен, яме.



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
07.09. 2024: Кемгә ноутбук, кемгә смартфон?
Җиңүчеләрне бүген, 7 сентябрьдә, 20.00 сәгатьтә ачыкладылар. Бәхетлеләр арасында - Башкортстанның ...
07.09. 2024: Сайлау штаблары вәкилләре катнашлыгында брифинг үтте
Чарада "Яңа кешеләр" партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретаре Руслан Дәүләтшин, Башкортстан ...
07.09. 2024: "Рәхмәт" сайтына хакерлар һөҗүм итә
64 илнең IP-адресларыннан хакерларның күп агымлы һөҗүме теркәлгән. Һөҗүмнең максималь проценты ...
07.09. 2024: Хатынын да кредит алырга күндергән
Барысы да үзен "Росфинансмониторинг" белгече дип таныштырган билгесез кешенең шалтыратуыннан ...
07.09. 2024: Сәясәтчеләр сайлауларга карата нинди фикердә?
“Кешеләр гаиләләре белән килә һәм моның ниндидер махсус күрсәтмә буенча түгеллеге күренеп тора. ...
07.09. 2024: Борайда сайлаулар бәйрәм рухында уза
Борай районының Кузбай авылындагы сайлау участогының иң өлкән кешесе Гөлйөзем Фәхретдиновага ел ...