Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Ганиева Айгөл. Карлыгачлар. Хикәя17.02.2024 | Новости
Ганиева Айгөл. Карлыгачлар. Хикәя
Беркөн әти абзардан керде дә:
– Әнисе, күрдеңме,безнең алгы бүлмәгә карлыгачлар оя кора, – диде.
– Бәй, җәй уртасы бит инде, бала чыгарып өлгерерләр микән кошкайларым?! – дип аптырады әни.
– Шулкадәр ашыгып эшлиләр, өлгерерләр дип уйлыйм!
– Иии, өлгерсеннәр генә инде! Бик яхшы хәбәр әйттең бит әле. Карлыгач оя корган җирдә кот, бәрәкәт була бит.
Шул көннән башлап без гаиләбез белән карлыгачларны күзәтә башладык. Алар, чынлап та, тиз арада оя корып куйдылар. Өч атнадан артык вакыт үтүгә, йомырка ватыклары күренде. Кошларны куркытмаска тырышып, кошчыкларны карарга тырышам, тик ничек кенә үрелсәм дә, берни күрә алмыйм. Әти белән әни : “Куркыта күрмә!”, – дип кисәтеп кенә торалар. Ниһаять, оядан дүрт баш күренде. Әти-әниләре чебен-черки ташып кына тора, алар сап-сары авызларын зур ачып, чипылдый – чипылдый ашарга сорыйлар. Башларын тота да алмыйлар әле үзләре, як-якка селкенеп тора.Тик менә бер кошчык әллә артык әрсез, әллә киресенчә, башкаларына карый көчсезрәк булды, берничә тапкыр оядан егылып төште. Аска салам да түшәп куйдык. Әти, сак кына перчатка киеп, аны ояга салып куя торган булды.
– Харап була бит инде, әллә аска кадәр очып төшмәсен дип, берәр чүпрәк тарттырып куябызмы? – дип киңәшләште әни белән әти.
– Белмим шул, алай ярый микән соң? – дип икеләнде әни.
Шикләнүе юкка гына булмаган икән, дөрес киңәшне күршебез Рәмил абый бирде:
– Берни эшләмәгез, минем әткәй шулай егылып төшәләр дип хафаланып, оя алдына калай беркетеп куйган иде, карлыгачлар ояларын ташладылар, балалары һәлак булды, – диде.
Кызганыч, без теге кошчыкны саклап кала алмадык, бер егылып төшкәндә, бозау баскан. Минем бик кайгырганымны күреп әти:
– Шулай кирәк булгандыр, бәлки көчсез булганга, башкалары этеп төшергәндер, – диде.
Аның каравы калган өчесе күзгә күренеп үстеләр. Без абзар ишеген бер вакытта да япмадык. Карлыгачларның шулкадәр кыю булуларына берничә тапкыр шаһит булдык. Печән кайтаргач, нәкъ ишек өстеннән аны сәндрәгә атарга кирәк. Бер көтү кеше эшләвенә карамастан, карлыгачлар баш очыннан гына ялт итеп ояларына очып кайталар да, ялт итеп очып та чыгалар.Тагы да бик күп чыпчык, песнәкнең башына җиткән Мыраубикә дә бар бит әле. Ул якында күренүгә, карлыгачлар кискен борчулы тавыш белән чыркылдый башлый, тиз арада бик күп карлыгачлар очып килеп тә җитә, берсе артыннан берсе песинең башына бәрелә язып оча да башлыйлар. Мескен Мыраубикәгә арба астына качудан башка чара калмый.Тату карлыгачлар шулай бер-беренә ярдәмгә киләләр.
Август азагы җитте. Беркөн абзарга кергәч, ояның буш икәнен күрдек. Ничектер ямансу булып китте, ник дигәндә, абзарга керү белән ояда матур каракучкыл төстәге карлыгачлар бер-беренә сыенып каршы ала иде. Аның каравы, зәп-зәңгәр һавада, үзләренең матур көйләрен көйләп, кайчыкойрык карлыгачлар оча иде. Күңелне шатлык биләп алды. Очыгыз, карлыгачларым, очыгыз, канатларыгызны ныгытыгыз, тиздән җылы якка очасыз, ә без сезне киләсе елга тагы да көтеп калабыз!



#ФСГОРБ #ГрантыРБ #языкигранты2023 #ГрантыГлавыРеспубликиБашкортостан #НКАТРБ #УУНиТ #кафедрататарскойфилологииикультуры
#лабораториятворческогомастерстваҗанлысүз #җанлы_сүз
https://vk.com/grantrb



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
07.09. 2024: Кемгә ноутбук, кемгә смартфон?
Җиңүчеләрне бүген, 7 сентябрьдә, 20.00 сәгатьтә ачыкладылар. Бәхетлеләр арасында - Башкортстанның ...
07.09. 2024: Сайлау штаблары вәкилләре катнашлыгында брифинг үтте
Чарада "Яңа кешеләр" партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретаре Руслан Дәүләтшин, Башкортстан ...
07.09. 2024: "Рәхмәт" сайтына хакерлар һөҗүм итә
64 илнең IP-адресларыннан хакерларның күп агымлы һөҗүме теркәлгән. Һөҗүмнең максималь проценты ...
07.09. 2024: Хатынын да кредит алырга күндергән
Барысы да үзен "Росфинансмониторинг" белгече дип таныштырган билгесез кешенең шалтыратуыннан ...
07.09. 2024: Сәясәтчеләр сайлауларга карата нинди фикердә?
“Кешеләр гаиләләре белән килә һәм моның ниндидер махсус күрсәтмә буенча түгеллеге күренеп тора. ...
07.09. 2024: Борайда сайлаулар бәйрәм рухында уза
Борай районының Кузбай авылындагы сайлау участогының иң өлкән кешесе Гөлйөзем Фәхретдиновага ел ...