Нефтекама шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара үтте24.04.2024 | Новости
Нефтекама шәһәрендә татар теле һәм мәдәнияте айлыгын ябылуга багышланган чара искиткеч ямьле, җылы үтте. Чагу концерт номерлары, балкып торган йөзләр, күз явын алып торган милли киемнәр, искиткеч талантлы балалар һәм өлкәннәр! Иң нәни катнашчыга нибары 6 яшь, иң өлкәненә 84 яшь иде!
Милли мәдәни үзәк әзерләгән бу чарада йөзгә якын кеше катнашты. Аларның барсын да туган телгә булган сөю берләштерә.
Тамашачыларны һәм артистларны шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗев тәбрикләде, ул туган телләрнең, милли мәдәниятне саклауның мөһимлеге ассызыкла.
Чара филармония залында үтте, аның фойесында кул эшләреннән бик матур күргәзмә оештырылды, теләгәннәр үргән кәрзиннәр, бизәнү әйберләре, милли костюм элементларын сатып алды.
Шулай ук «Белем» мәктәбенең телевидениесы эшләде, укучылар артистлардан, тамашачылардан, оештыручылардан интервью алды.
Татар айлыгының ябылу тантанасы шулай матур, ямьле үтте. Кичәне Башкортстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Гафурҗанова алып барды.
Татар теле һәм мәдәнияте айлыгында актив катнашучыларга мили-мәдәни автономиянең рәхмәт хатлары тапшырылды.