«Тукай һәм сабыйлар»25.04.2024 | Новости
Нәнәйләр һәм нәниләр
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Нефтекама шәһәренең татар милли үзәгенең «Ак калфак энҗеләре» (җитәкчесе Светлана Вәлиева) фольклор төркеме 22 нче балалар бакчасында «Тукай һәм сабыйлар» исемле бәйрәм үткәрде.
Чарада Габдулла Тукай шигырьләре, җырлары яңграды. Шул ук вакытта нәнәйләр балаларга төрле кул эшләрен дә күрсәтте, бергәләп уеннар уйнап алырга да җитеште.
Нәниләр нәнәйләрне шул тиклем яратты, хәтта җибәрәселәре килмәде. Өлкән буын вәкилләре малай һәм кызларга бүләккә чиккән яулыклар калдырды.
Мондый чаралар бик кирәк, өлкән яшьтә булуларына карамастан, вакыт табып, нәниләр белән төрле чаралар үткәргән ак калфаклы нәнәйләргә зур рәхмәт!