Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Ах, татар кызы! Вәт, татар малае!28.04.2024 | Новости
«Татар кызы», «Татар малае» бәйгесе Нефтекама шәһәрендә быел беренче тапкыр үткәрелде. Чараның максаты изге – сабыйларыбызда кечкенәдән туган телебезгә карата сөю тәрбияләү.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 43 эш кабул ителде.
Балаларның татарча сөйләшүен, артистизмын, видеоязманың сыйфатын искә алып, җыелган баллар нәтиҗәләре буенча, икенче турга 12 бала сайланып алынды.
«Татар малае-2024» ,«Татар кызы-2024» исемен яулар өчен көч алты малай һәм кыз көч сынашты.
Конкурсантлар икенче турда үзләренең осталыгын күрсәтте, кемдер татарча җырлады, кемдер биеде, шигырь сөйләде. Аларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.
Ачык, чагу, матур чыгышлардан торган чара мәктәпкәчә тиклем балалар арасында Самина Суфиянова һәм Әмир Нуршовның җиңүе белән тәмамлады. Нәкь алар «Татар кызы-2024» һәм «Татар малае-2024» исеменә лаек булды!
Ә инде мәктәп укучылары арасында бу исемне Ясминә Хәбибова һәм Мансур Нафиков яулады! Алар барсы да искиткеч сәләтле, тырыш, уңган, булдыклы балалар. Сәминә, кечкенә булуына карамастан, өздереп җырлый, Ясминә - оста биюче. Мансур – күпкырлы талант иясе: үзе бии, үзе җырлый, үзе спортчы. Ә инде кечкенә Әмир сәхнәгә бию белән чыкты, киләчәктә дә биюче булырдыр. Җиңүчеләр һәм конкурсантлар барсы да Дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Ә гран-при ияләренә халкыбызның милли символы булган чиккән калфак һәм түбәтәй тапшырылды. Аларны конкурс өчен шәһәр остасы, татар Үзәге активисты Зинидә Фәйзуллина махсус әзерләде.
Чараны оештыручы Нефтемакама татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гөлнара Гыйлемхановага зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
Милләт хакына башкарган зур эшләрегез өчен рәхмәт!



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Новости наших друзей
18.05. 2024: Акча тота беләсеңме?
Форумда финанс грамоталылыгы темасы бюджет белән идарә итү буенча өлкәннәр һәм балалар өчен ...
18.05. 2024: Безнең вәкиллек булачак
Хэйлунцзян провинциясенең башкаласы Харбинда Башкортстан Республикасы вәкиллеген ачу мөмкинлеге ...
18.05. 2024: "Балагыз барыбер үләчәк", дигән караш булмасын иде...
Бу бала турында без дә язган идек. 17 майда Уфадан 7 яшьлек бик батыр кызның үлеменә 40 көн тулды. ...
18.05. 2024: Чиктәшләр генә түгел, хезмәттәшләр дә
Әлеге өлкәләр җитәкчеләре һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры ике илнең ...
18.05. 2024: Шакировларның улының хәле ничек?
Җырчы Искан – Искәндәр Шакиров юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе ...
18.05. 2024: Канлы үлән - чистотелны ничек кулланырга?
Канлы үлән чәчәк ата. Аның төнәтмәсенең яман шешне туктатырга сәләтле икәне турында күпләрнең ...