Бәләбәйдә "Без -Тукайлы халык" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте28.04.2023 | Новости
28 нче апрель көнне Бәләбәй татар гимназиясендә "Без -Тукайлы халык" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып үтте.
Кичә Башкортстан татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасы Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтшина Галия Канзафар кызы башлангычы белән үткәрелде. Бу чарага Уфадан Башкортстан "Ак калфак"оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм Альбина ханым,Туймазы, Бакалы, Ярмәкәй кунаклары чакырылган иде.
Кунакларны Бәләбәй татар гимназиясе директоры, Бәләбәй шәһәренеӊ урындагы милли-мәдәни автономия рәисе
Хабибрахманов Дамир Фәнис улы кайнар сәламләде, гимназия тормышы, уңышлары белән таныштырды.Башкортстанның атказанган укытучысы Фәттахова Люзия Назир кызы татар телен укыту проблемалары, күрсәткечләре турында бәян итте,"Тукай моңнары" конкурсы турында сөйләп үтте.
Бәйгедә катнашкан укучыларның чыгышлары тамашачыларга бик ошады."Ак калфак" оешмасы әгьзасы Ганиева Сания Сагитовна ГабдуллаТукай тормышындагы бик билгеле булмаган кайбер мәгьлүматлар белән таныштырды.
Гимназия директоры урынбасары, киңәшчесе Зилә Мөхәмәтова системалаштырылган "Аулак өй" кичәләре турында сөйләде.7а сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчеләре Файрушина З.Т.) "Аулак өй" кичәсен уйнап күрсәттеләр.Тамашачыларга бу чара бик тә ошады! Кайвакыт кушылып җырлап та җибәрделәр, теге яки бу сүзләрен ошатып,тел шартлаттылар,кыскасы,яшьлекләрен искә төшереп,укучыларның шундый оста итеп уйнауларына бик сокланып утырдылар.Кичә ахырында Люция Вафина укучыларга Тукай китапларын таратты, чарада катнашучы укытучыларга Грамоталар тапшырды."Ак калфак"оешмасының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Галия Ахметшина гимназия укучыларына,укытучыларга,хакимияткә зур рәхмәтләрен белдерде.Чара сәхнәдә бергәләп фотога төшү,аннары чәй эчү белән тәмамланды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Л.Н.