Уфада Тукайга багышланган чара узды26.04.2023 | Новости
Бүген, 26 апрельдә, татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте башлангычы белән, Тукайга багышланган чара узды.
Театрда “Тукай моңнары” Бөтенрусия шигырь укучылар конкурсын йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы үтте.
Тантананың төп өлешендә Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Башкарма комитеты рәисе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты депутаты Римма Утәшева, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Виктория Степаненко, Башкортстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының идарә начальнигы Илдус Каһарманов, Башкорстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортының директоры Флүзә Гайсина үз сәламләрен җиткерделәр, милләттәшләребезне бәйрәм белән котладылар.
Соңынан “Нур” театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янәшәсендә шагыйрь иҗатын яратучылар, ихтирам итүчеләр җыелды, әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде.
Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары әлеге чараны оештыруда бик зур өлеш керттеләр.
Бәйрәм Бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.