"Минем гаилә йолалары' Мәләвездә!06.04.2023 | Новости
5 апрель Мәләвез шәһәре һәм районының татар теле укытылган мәктәпләре арасында Балалар иҗат сарае бинасында урындагы татар автономиясе һәм татар теле укытучылары тарафыннан оештырылган "Минем гаилә йолалары' дигән яңа проект -конкурс үткәрелде.
Конкурсантлар - оныклар һәм әбиләр, дәү әниләр, нәнәйләр булды.
Конкурсның максаты: татар халкының гореф гадәтләрен саклап калу, һәр гаиләнең үз йолалары, "Әбиемнең күңел сандыгы" кысаларында халык иҗаты, кул эшләре, милли ашлары белән якыннан танышу, яшь буынга җиткерү иде. Һәр команда оригиналь рәвештә үз гаиләсе белән таныштырды.
Кул эшләреннән, милли ризыклардан күргәзмә оештырылды. Ә инде сәхнә бизәге булган борынгы сандык аша бүген үткән белән киләчәк арасында күпер салынды. Мәртәбәле жюри әгъзалары һәр командага югары бәя биреп, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләделәр,истәлекле бүләкләр тапшырылды . Бу матур чараны оештыру һәм үткәрүгә күп көч салган татар теле укытучылары,автономиябезнең әгьзалары Фәйзуллина А. Ф., Вахитова Р. В., Мөхәммәтшина З. Т.зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Әйткәндәй, һәр ел саен берсеннән - берсе кызыклы, кирәкле проектлар өстендә эшли Мәләвездәге урындагы автономия.