*Атнабай безне жыйды, Атнабай очраштырды!*29.03.2023 | Новости
*Атнабай безне жыйды, Атнабай очраштырды!*
Нефтекама филармониясе залында Башкортостанның Халык шагыйре Әнгам Атнабаевка, шулай ук республиканың "Кызыл таң" иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни гәзитенең 105 еллыгына багышланган олы чара узды.
«Минем Атнабай» дип исемләнгән әлеге кичәдә Тәтешле, Краснокама, Нефтекама, Дүртөйле, Янавыл, Уфа артистлары катнашты.
Шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары Илфат Минәҗевнын, "Кызыл таң" басмасының редакторы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Шура рәисе урынбасары Фаил Фатхтдиновның, Халык шагыйренең бертуганы Мәгъдән Атнабаевның, Башкортостан татарлары конгрессы, милли-мәдәни автономия вәкилләре чарада катнашуы кичәгә ямь һәм мәртәбә өстәде.
Кызыл таң" гәзитенең хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова оештырган әлеге искиткеч ямьле, жылы кичә Әнгам Атнабаев иҗатының үлемсез икәнен тагы бер кат исбатлады. Аның "Җиз кыңгырау моңнары", Галия белән Закир дуэты" "Яшьлегемә кайтып барам" кебек җырлары 70нче, 80нче, 90нчы елларда сәхнәләрдән төшмәде, бүген алар республиканың Алтын музыкаль фондын тәшкил итә.
Ә көчле драматургия әсәрләре әле булса театрларда тулы заллар җыя.
" Минем Атнабай" дип исеиләнгән ямьле бәйрәм турында" Кызыл таң"гәзитенең алдагы саннарында укырсыз.