Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
10-12 мартта Болгар шәһәрендә татар федераль милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды14.03.2023 | Новости
10-12 мартта Болгар шәһәрендә татар федераль милли-мәдәни автономиясенең хисап-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә Россиянең 43 төбәгеннән 97 делегат катнашты.

Россия Федерациясе Президенты Администрациясеннән чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, чараның Болгарда узуы символик, чөнки борынгы Идел буе Болгар дәүләте татар халкының мәдәниятендә һәм рухи мирасында аерым урын алып тора. «Күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту, этномәдәни һәм тел күптөрлелеген, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү – Россия Федерациясенең төп өстенлекләре. Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда ышанычлы партнерларның берсе – уртак консолидацияләү алымнарын формалаштыру белән шөгыльләнүче оешма хакимият органнары, экспертлар берләшмәсе һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә», – диелә сәламләүдә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев автономия эшчәнлегенә җентекләбрәк тукталды, эшнең уңышларын һәм төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Василий Шәйхразиев сүзләренчә, бер оешкан организм кебек эшләү, бер-береңә ярдәм итү бик мөһим.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе конференциясе эшендә Россия төбәкләреннән килгән милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре, татар оешмалары вәкилләре белән бергә хакимият органнарыннан, иҗтимагый институтлардан вәкилләр катнашты.
Автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, 25 ел элек оешкан оешма бүген дә актив эшли. «Әйтергә кирәк, без Россиядә иң эре милли оешмаларның берсе һәм бу вакыт дәвамында даими үсеш юнәлешендә бардык. Автономия төзелгән вакытта аңа дистәдән артык оешма кергән, бүген аларның саны 50гә якын. Бу төбәкләрдә татарларның активлыгын, татар милләтен үстерү өчен көч куярга әзерлеген күрсәтә», – диде ул.

Татар федераль милли-мәдәни автономия 25 ел дәвамында эшчәнлек алып бара. Автономия составына 38 төбәк һәм 7 җирле милли-мәдәни оешма керә.

«Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасыннан конференциядә 3 делегат катнашты. Совет рәисе Римма Үтәшева кабат татар федераль милли-мәдәни автономия Советы составына керде, башкарма директор Альбина Хәлиуллина контроль-ревизия комиссиясе әгъзасы итеп сайланды.



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Новости наших друзей
29.03. 2023: Уфада зур спорт бәйгесе старт алды
"Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәгендә беренче зур ярышлар уза. 12-13 яшьлек малайлар һәм ...
29.03. 2023: Яу кырында язылган бер шигырь тарихы
Ул быел февральдә Луганск Халык Республикасына булган сәфәр нәтиҗәләре буенча үткәрелде. Әлеге ...
29.03. 2023: Эш атнасын кыскартырга ниятлиләр
Бу хакта шушы көннәрдә Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана ...
29.03. 2023: "Төп күрсәткечләр үсештә"
Рузалия Хисмәтуллина Хөкүмәт эшчәнлеге турында фикер йөртергә мөмкин булган төп күрсәткечләрне ...
29.03. 2023: Һәр укучы йөзәргә өйрәнсен!
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин Башкортстан мәктәпләрендә йөзү дәресен кертүнең ...
29.03. 2023: Кытайның иң эре маркетплейстында Башкортстан товарлары өчен махсус бит ачыла
- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай товар әйләнеше гомум күләменнән 24,1 процент белән ...