Октябрьск шәһәрендә «Уйна, гармун!» халык бәйрәме үтте11.09.2022 | Новости

Төрекмән бистәсенеӊ төп өч урамы буйлап йөздән артык гармунчы, егермедән артык фольклор һәм җыр коллективлары җырлап-биеп узды. Олы яшьтәге абый-апаларныӊ, сугыш һәм хезмәт ветераннарыныӊ йорт каршында туктап, аларга да тамаша күрсәтеп үттеләр.
Бистәнеӊ «Нур» клубында бәйрәмне тантаналы ачу чарасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунаклары Октябрьск шәһәре башлыгы Алексей Шмелев, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Римма Үтәшева, Башкортстан Башлыгы гранты фонды хезмәткәре Елена Рудявко сәламләде.
Бәйрәмнеӊ икенче өлеше шәһәрнеӊ Милләтләр йортында дәвам итте. Биредә тамашычыларга осталык дәресләре, милли тормыш, кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. Чара гармынчыларныӊ гала-концерты белән тәмамланды. Бәйрәмдә катнашучылар арасында иӊ өлкәне Туймазы шәһәреннән 94 яшьлек Җәмил Хәсәнов, кечкенәләрдән 10 яшьлек Арсений Бызов да бар иде.
«Уйна, гармун!» бәйрәме Башкортстан Башлыгы грантына ярдәмендә оештырылды. Шул исәптән «Нур» клубында егерме елга якын эшләп килүче Венер Фәезов җитәкчелегендәге «Дуслык» ансамбленә 7 яӊа гармун сатып алынды.
Бәйрәмнеӊ язмасын https://vk.com/video-159278041_456239263 адресы буенча карап була.
Фотолар биредә https://vk.com/nkatrb?w=wall-154168306_3067