«Милли бизәк» остаханәсенеӊ күргәзмәсе үтте26.05.2022 | Новости
25 май Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Милли бизәк» остаханәсенеӊ күргәзмәсе үтте. Кунакларга Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оешырылган осталык дәресләрендә тегелгән-чигелгән күлмәкләр, калфак-түбәтәйләр, кулъяулыклар, мендәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук тамашачыларга театр куйган спектакльләргә тегелгән күлмәкләр дә тәкъдим ителде, аларныӊ тарихы сөйләнелде.
Милли кием күрсәтү өлеше чараны тагын да ямьләндереп, баетып җибәрде. Театр артистлары белән янәшә Акмулла университеты студентлары, милли кием осталары да үзләрен чын модель итеп хис итте.
Чара җыр-бию, уеннар, шигъри сүз белән үрелеп барды. Тамашачылар «Түбәтәй» уенында катнашты, табышмакларга җаваплар эзләде, халкыбыз яратып җырлаган «Шәл бәйләдем» җырына кушылып җырлады, «Чабата» шан биюен карап хозурланды. Иӊ актив тамашачыларга чигүле кулъяулыклар бүләк ителде.
«Милли бизәк» остаханәсе 2021 елдан башлап оештырылган. Бүгенге көндә барлыгы 6 осталык дәресе үткәрелгән һәм проект кысаларында тегелгән әйберләр күпсанлы күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән. Проект 2022 елда Президент гранты конкурсында җиӊү яулады һәм эшен тагын да киӊрәк җәелдереп җибәрде.
#ФондПрезидентскихГрантов #ПрезидентскиеГранты #НКО #ГражданскоеОбщество #ТретийСектор #Гранты #ГрантыДляНко #ПредоставлениеГрантов #НКАТРБ #ТатарыБашкортостана #Башкортстантатарлары #Миллибизәк