Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
“Нәүрүз” бәйрәме җитте23.03.2022 | Новости
“Нәүрүз” бәйрәме җитте
Уфаның 65 санлы татар гимназиясендә бәйрәмгә арналган мәдәни чара үтте.
Татар гимназиясендә татар халкының борынгыдан килгән йолалары – “Сөмбелә”, “Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Нардуган”, “Каз өмәсе” кебек бәйрәмнәр елдан – ел оешканрак һәм җанлырак үтүе куандыра. 22 март көнне белем йортында “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Әлеге “Нәүрүз” бәйрәмен әзерләүгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фаткуллина һәм Татар якшәмбе мәктәбенең “Дебют” балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче Өмет” татар театры җитәкчесе Лениза Гайнетдинова зур тырышлык салган.
Чара Нәүруз бәйрәменең тарихын искә төшерү белән башланды. Бу бәйрәм бик күп илләрдә үткәрелгән һәм төрле җирдә төрлечә аталган. Японнар аны – «риссон», кытайлар – «чуньцзе», славяннар – «масленница», төрки халыклар – «нәүрүз», фарсылар – «яңа ел» дип йөрткәннәр.
Нәүрүз көннәрендә йортан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Бу эшне бик кызыксынып укучы балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын укып, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, үзләренә күрә күңел ачып йөргәннәр.
Яз килүенә шатлану, салкын кышлар белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү, бераз сыйланып алучылар да күзәтелгән. Нәүрүз әйтүләр беркайчан да бушка булмаган. Алар күчтәнәч, акча таләп иткәннәр: Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кыз Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Гимназиядә үткәрелгән бәйрәмдә дә шушы йоланың тарихы искә төшерелде. “Ләйсән” вокаль ансамблендә (җитәкчеләре Чулпан Бариева), “Бәйрәм” бию ансамблендә (җитәкчеләре Айрат Нәбиуллин), шулай ук “Өмет” татар театры түгәрәгендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар халкыбызның матур йоласын тарихи чынлыкта күрсәтергә тырыштылар. 5 А сыйныфы укучысы Азалия Гайнетдинова Нәүрүзбикә ролен оста башкарды.
Символ Гайнетдинов-Агыйдельский Кыш бабай ролен зур осталык белән гәүдәләндерде. Бәйрәм укучыларны чәй һәм татар халкының милли ризыкларын авыз итү белән тәмамланды. Мәктәп җитәкчелеге халкыбыз йолаларына арналган бәйрәмнәрне үткәрүгә ярдәм итә һәм һәрчак уңай карашта.
“Балаларга татар халкының милли йолаларын кечкенәдән аңлатсак, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрсәк, буыннар арасында элемтә югалмаячак. Алар, һичшиксез, үз телләре белән горурланучы, рухи байлыкларны саклаучы дәвамчыларыбыз булып үсәчәк”, - ди гимназия директоры Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанова.
Рәдиф Фаткуллин



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
25.04. 2024: "Аек авыл" конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае башлангычы белән тергезелде. ...
25.04. 2024: "Туганлык"та халыклар арасындагы туганлык чагыла
Фестиваль 16-23 майда Уфада узачак. Аның оештыручылары - Башкортстан Хөкүмәте һәм республика ...
25.04. 2024: Ярлылык дәрәҗәсе ике тапкыр кимергә тиеш
Министрлар кабинеты башлыгы искә төшергәнчә, кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау - ...
25.04. 2024: Шакша күпере 43 процентка ремонтланган
Исегезгә төшерәбез, Шакша күперен капиталь ремонтлау илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә ...
25.04. 2024: Педагогларга премия биреләчәк
Башкортстанда быел педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү ...
25.04. 2024: Белоруссия кибете кайда ачыла?
Сәфәр барышында Белоруссия коллегалары озак вакытлы арендага тәкъдим ителә торган йорт өчен белорус ...