ТАБИБЛАРГА РӘХМӘТ!28.02.2022 | Новости
27 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Табибларга рәхмәт” дигән исем астында хәйрия акциясе узды. Әлеге акция үз саулыгын аямыйча кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүче, бүгенге җиңел булмаган заманда һөнәри һәм кешелеклелек бурычын лаеклы үтәүче барлык табибларга да рәхмәт белдерү йөзеннән оештырылды.
Чарада Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе, Уфа шәһәренең 18, 13, 15, 17, 8нче клиник дәваханәләре, сугыш ветераннары республика клиник госпитале, 22нче ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсе, республика кардиология үзәге, Дим районы дәүләт клиник дәваханәсе белән 4нче йогышлы чирләр клиник дәваханәсендә эшләүче медицина хезмәткәрләре катнашты. Алар Георгий Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне” музыкаль комедиясен карады. Спектакльдән соң республика йогышлы чирләр клиник дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов театр коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.