Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Уфада татар укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды15.01.2022 | Новости
13-14 гыйнварда Уфада татар укучыларының татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды. Чара Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында үтте. Анда 9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиадада катнашу өчен сайлап алуда 358 укучы катнашып, 117се җиңеп чыккан булган. Олимпиадада исә 92 укучы катнашты.

Чараны йомгаклау тантанасында Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева да катнашты һәм чыгыш ясады. Ул чыгышында республика алты: урыс, башкорт, татар, чуваш, мари һәм удмурт телләрендә укытылуын, фән буларак исә 11 туган тел өйрәнелүен ассызыклады.

Җиңүчеләр арасында Туймазы, Шаран, Балтач, Бүздәк, Бакалы районнары һәм Уфаның татар гимназияләре укучылары бар. Алар Казанда узачак төбәкара һәм халыкара олимпиадада катнашачаклар.



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
10.12. 2023: Заправкада машина янып киткән...
Уфада кичә Үзәк урамында автомобиль янган. Бу хакта Башкортстанның Uадәттән тыш хәлләр министрлыгы ...
10.12. 2023: Чаңгы шуарга яратасызмы?
Башкортстанда актив кышкы ял яратучылар өчен түбәндәге тау чаңгысы курортлары һәм комплекслары ...
10.12. 2023: Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме?..
Әлеге тема белән җентеклерәк кызыксынып, статистика мәгълүматлары­на күз салдым. Баксаң, илебездә ...
10.12. 2023: Языласы җырлар алда әле!
— Элек-электән Дүртөйле җире моңлы халкы, шигъри сүз осталары белән тирә-якта аерылып торган. Бүген ...
10.12. 2023: Коточкыч суыкта тимер юлында адашып йөргән...
Черниковка станциясендәге полициянең линия бүлегенә тимер юл компаниясенең борчылган ...
10.12. 2023: Хөкүмәт объектларын яндармакчы булган...
Уфа шәһәрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан террорчылык акты әзерләүдә ...