Татар оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек белән зур очрашу17.01.2022 | Новости
Бүген Уфада республиканыӊ татар оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек белән зур очрашу булды. Чарага Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев килде. Очрашу Тукай һәйкәләнә чәчкәләр салу белән башланды. Дистәгә якын иҗтимагый оешма җитәкчеләре узган елда башкарган эшләре белән таныштырды, планнары белән уртаклашты. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уӊаеннан башкарылачак эшләр турында да фикерләр булды.
Чара «Нур» Уфа татар дәүләт театрында М.Фәйзинеӊ «Галиябану» музыкаль драмасын карау белән тәмамланды.
"Ихлас. Балкыш" тапшыруының очрашуга багышланган чыгарылышын сылтама буенча үтеп карый аласыз.
https://youtu.be/4oonJxPEaxg