Төрек галиме, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альп Эрен Демиркая белән очрашу20.01.2022 | Новости
Кичә Төркия кунагы, Бартын университетында татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология докторы Альп Эрен Демиркая белән очрашу булды. Галим очрашуга тормыш иптәше, чыгышы белән Зианчура районы Күгәрчен авылы кызы, тәрҗемәче Айгөл Демиркая белән килгән иде. Әйткәндәй, Альп татар әдәбияты классигы, якташыбыз Әмирхан Еники иҗаты буенча диссертация яклаган. Аныӊ хикәяләрен төрек теленә тәрҗемә итеп 5 арым китап итеп бастырган. Күптән түгел якташ язучыбыз Марат Кәбировныӊ «Убырлар уянган чак» әсәре дә төрек телендә басылып чыккан.
Демиркая татар теленә, әдәбиятына карата булган кызыксынуы, фәнни эзләнүләре хакында сөйләде. Очрашуга килгән тел, әдәбият белгечләренеӊ, студентларныӊ, җәмәгатьчелекнеӊ сорауларына зур ихласлык белән җавап бирде.