Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Горурлыгыбыз безнең!30.03.2017 | Новости
Һәр белем учагының горурлыгы бул­ган укучылары бар. Безнең Иске Күчәрбай урта мәктәбендә дә бар андый кызлар һәм егетләр. Мәсәлән, 11нче сыйныф укучысы Илнар Гәрәев – шундыйларның берсе.

Илнар – уку алдынгысы, спортчы һәм бик актив, өлгер егет. Мәктәбебездә бер генә чара да, интеллектуаль бәйгеме ул, спорт ярышымы, аның катнашлыгыннан башка үтми. Безнең укучыбыз сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Мәктәп һәм район данын яклап, “Тукай моңнары” республика бәйгесендә катнашып, Гран-при яулады.

Һәр елны предмет олимпиадаларында сынау тотучы укучы да әле ул. Узган уку елында Илнар – биш, ә быел өч фәннән призлы урын алды. Аның физкультурадан ике ел рәттән җиңүче булуы да мактауга лаек. Егет физкультура буенча республикада сынау тотучы 51 укучы арасыннан 6нчы урынга чыкты. Әлбәттә, аның бу уңышларында тренеры, физкультура укытучысы Илшат Исламовның тырышлыгы зур.

– Илнар максатчан, һәрнәрсәгә җаваплы карый. Әгәр дә ул нинди дә булса эшкә тотына икән, аны җиренә җиткермичә тынычланмый, – ди сыйныф җитәкчесе Фәния Галина.

Алма агачыннан ерак төшми, ди халык әйтеме. Илнарның әти-әнисе дә бик тырыш, улларының һәр башлангычын хуплаучы, аңа ярдәм итәргә торучы кешеләр.

Ә бүген Илнар имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзе теләгән белгеч­лек буенча югары уку йортына керү турында хыяллана. Без, аның укытучылары, өлгер, тырыш укучыбызның изге ниятләре тормышка ашуын телибез, аның әле киләчәктә дә мәктәбебез горурлыгы булачагына ышанабыз.

Нәфилә КӘБИРОВА,
урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.
Благовар районы

Источник: http://kiziltan.ru/iskra/5322-gorurlygybyz-bezne.html



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
29.05. 2023: Бу һөнәрне кызлар да үз итә
Кырмыскалы районының Антоновка авылында яшәүче кыз, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, һөнәр үзләштерү ...
29.05. 2023: Калтасы ягында икенче көн янгын белән көрәшәләр
Янгынны сүндерүгә 3 бульдозер, 3 трактор, 6 янгын сүндерү автоцистернасы, ирекле янгын сүндерү ...
29.05. 2023: Узган атна чараларга бай булды
23-26 майда төбәк башкаласында Русия нефть-газ химиясе форумы кысаларында "Газ. Нефть. ...
29.05. 2023: Үтәймуллада чик сакчыларына һәйкәл ачылды
Авыргазылыларның шатлыгын уртаклашырга күрше Гафури һәм Кырмыскалы районнарының чик сагы ...
29.05. 2023: Хәния Тәтешлегә чакыра
Тәтешле районында якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган ...
29.05. 2023: Укытучым – минем үрнәгем!
Әлеге көнне республикабызның төрле төбәкләреннән талантлы һәм акыллы укучылар үзләренең тәүге белем ...