«Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләр билгеле21.12.2021 | Новости

Кичә, 20 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Агымдагы елда конкурс 7 октябрьдән 14 декабрьгә кадәр барды, илебез буенча 100 артык коллектив катнашып, аларныӊ чыгышын меӊнән артык артист карады. Конкурста финалга чыккан 12 коллектив үз спектакльләрен Казанда күрсәтте. Җиӊүчеләр арасында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлектә торучы коллективларныӊ булуы икеләтә шатландыра.
«Идел-йорт 2021» конкурсының финал этабы йомгаклары буенча Башкортстанныӊ Кушнаренко, Балтач районнары, Октябрьский һәм Нефтекамск шәһәрләре коллективлары җиӊүче дип табылды. Кушнаренко районыныӊ «Мизгелләр» татар халык театры (режиссеры – Гыймалетдинова Энҗе Фәнзил кызы) Флорид Бүләковныӊ «Сөясеӊме-сөймисеӊме?» спектакле белән Гран-прига һәм 500 меӊлек сертификатка ия булды. Әйткәндәй, әлеге театр коллективы Т.Миӊнуллинныӊ «Гөргери кияүләре» спектакле белән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә Уфада да чыгыш ясаган иде. Җиӊүчеләр арасында безнеӊ күп чараларда актив катнашкан, «Уйна, гармун!» бәйрәмен үткәрүдә күп көч салган Октябрьский шәһәренеӊ «Чулпан» үзешчән театр коллективы (режиссеры – Башкортстанныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Фәезова Раушания Мирзанур кызы) да бар. Алар Мансур Гыйләҗевныӊ «Яра» спектакле өчен 1 дәрәҗә дипломга һәм 100 меӊ сумлык сертификатка ия булды. Шулай ук бу театрдан Насибуллина Әүфә Рәшит кызы «Иӊ яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиӊү яулап, 30 меӊлек сертификат белән бүләкләнде.
1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты — һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.
Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклауга һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Конкурста катнашу өчен татар, рус, классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә татар, рус телләрендә куелган спектакльләр тәкъдим ителгән иде.
Җиӊүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз, алда да яӊа иҗади уӊышлар юлдаш булсын!!!