17-19 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы узды20.12.2021 | Новости
17-19 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы узды. Россиянеӊ 36 төбәгеннән йөздән артык вәкил, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясеннән өч кеше катнашты.
Ике көн дәвамында төбәкләрдә эшләүче җирле автономия рәисләре һәм андагы татар мәдәнияте үзәге җитәкчеләре өчен грантлар язу буенча дәрес, остаханәләр үткәрелде. Төбәкләрдән килгән вәкилләр алдында Милләтләр эше буенча федераль агентлык хезмәткәре Короплясова Е.В., проектлаштыру буенча белгечләр Швед Н.Г., Михалева Е.А. һ.б. чыгыш ясады.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов төбәкләрдә автономияләргә яңа сайланган рәисләргә таныклык, билгеләр тапшырды. Шулай ук, очрашу барышында «Уңыш» проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурс милли-мәдәни автономияләрнеӊ эшчәнлеге белән таныштырудан гыйбарәт булды. Җиңү яулаган төбәкләргә утыз меӊлек сертификатлар бүләк ителде. Алар арасында Кемерово, Пермь, Омск өлкәләре, Удмуртия республикалары белән беррәттән Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе булу да зур шатлык.
Чараныӊ өченче көнендә кунаклар башкаланыӊ җәмигъ мәчетендә, Мәскәү татар милли-мәдәни үзәге, ягъни Асадуллаев йортында булды.