Марат Шәрипов туган көнен театрда билгеләде30.03.2017 | Новости

Юбилейга Марат Шәрипов зур иҗади багаж белән килгән. Ул Татарстанның — халык, Башкортстанның атказанган артисты, халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан дәүләт университеты доценты, “Рамазан” төрки милли-мәгариф үзәге җитәкчесе... Бу да әле тулы исемлек түгел! Яңа гына ул Татарстанның Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе иясе булды.
Марат Сабит улы - 2001 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты. Бүген аның репертуарында уннан артык партия исәпләнә. Камера музыкасын да үз итә. Классик романслар, халык җырларын, башкорт һәм татар композиторлары иҗат иткән җырларны башкара. Шулай ук, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры постановкаларында да катнаша.
Марат Шәрипов — максималист. Филологиядә дә, музыкада да, җәмәгатьчелек эшләрендә дә ул җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Сан артыннан түгел, сыйфат артыннан куа. Яңа проектлар һәм хыяллар белән яши. Аны без дә күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез!
Источник: http://kiziltan.ru/kultura/5311-marat-shripov-tugan-knen-bilgelde.html