Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Беренчелек — Башкортстан укытучысында!03.04.2017 | Новости
 
“Туган тел” Бөтенрусия конкурсында Гөлшат Мансурова абсолют җиңү яулады.

22-24 мартта Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының осталык дәресе — “Туган тел” Бөтенрусия конкурсы узды. Бәйгедә безнең республикадан “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе, Стәрлетамак шәһәренең 31нче мәктәбе укытучысы Гөлшат Мансурова катнашты.


Шунысы куанычлы, Гөлшат Нурулла кызы Русиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар арасында 1нче урын яулады.

— Бу бәйгедән искиткеч тәэссоратлар белән кайттым. Республикабыз укытучылары исеменнән чыгыш ясап, сынатмавым өчен зур шатлык кичерәм. Конкурсның бер этабында осталык дәресләре күрсәтсәк, икенчесендә милли киемнәрдә “Су юлы” дигән театрлаштырылган тамашада чыгыш ясадык. Халкыбызның иң матур йоласын теләкләр әйтү, җыр-бию белән бизәү бәйгене аеруча җанландырды, күпләрнең күңеленә хуш килде, — ди Гөлшат Мансурова.

Әлеге конкурста Татарстаннан 88 туган тел укытучысы (урыс, мари, мордва, удмурт, чуваш телләре һәм иврит теле), Русиянең 9 төбәгеннән 16 татар теле һәм әдәбияты укытучысы көчен сынап карады. Казанда үткән турда илнең төрле төбәкләреннән — 14, Татарстаннан 56 педагог сайлап алынган.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталык һәм педагогик тәҗрибә белән уртаклашу һәм, шулай ук, туган телне һәм әдәбиятны үстерү өчен шартлар тудыру — конкурсның максаты булып тора. 

Әлеге мөһим бәйгедә якташыбыз республика данын лаеклы яклады. Гөлшат Нурулла кызын җиңүе белән котлыйбыз, туган телебезне саклауга, үстерүгә зур тырышлык салучы талантлы педагогка киләчәктә дә уңышлар юлдаш булуын телибез!

Источник: http://kiziltan.ru/obraz/5343-berenchelek-bashkortstan-ukytuchysynda.html



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
08.06. 2023: Төбәккә башкаладан кунакка туристлар килә
9 июньдә Мәскәүдән "Лаеклы ял" берләшмәсендә катнашучы 20 кеше Гафури районы авылларына киләчәк һәм ...
08.06. 2023: Радий Хәбиров социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Социаль өлкә хезмәткәрләренә видеокотлауны Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков ...
08.06. 2023: Башкортстанда янә бер кеше югалган...
22 майда Мәчетле районында 67 яшьлек Фәүзия Сергодеева югалган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль ...
08.06. 2023: Алдагы көннәрдә яшенле яңгырлар көтелә
Бүген, 8 июньдә, көндез Башкортстанның төньяк районнарында кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә. Җил ...
08.06. 2023: "Миндә яман шеш таптылар"
"Коронавирус авыруы мине дә читләтеп үтмәде. 2021 елда дәваханәдә ятып та чыктым. Инде сәламәтлектә ...
08.06. 2023: Юкә чәчәк ата!
Юкә чәчәк ата башлады, дуслар. Чәчәкләре коелганчы җыеп калырга ашыгыгыз! Аның бик күп авыруга ...