
Тышта җилле-карлы көн булуга карамастан, бәйрәмгә күп кунаклар килгән иде. Башкортстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре чатыр корып үзләренең милли йолалары, Нәүрүзне каршы алу үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук төрле халык милли ризыкларын авыз итәргә дә, җыр-биюләр, уеннарда да катнашырга мөмкин иде.
Чарада татар халкының мәдәнияте белән милли-мәдәни автономия, татар конгрессы, Бүздәк татар тарихи-мәдәни үзәге, Уфаның 65 һәм 84 санлы татар гимназияләре, татар җәмәгатьчелеге таныштырды.
Бәйрәмгә килүчеләргә зур концерт программасы тәкъдим ителде.
Чарада Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина, Башкортстан дәүләт җыелышы- Корылтай депутатлары Әмир Ишемголов, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан Республикасы башлыгы хакимиятеннән ижтимагый-сәяси үсеш идаралыгы начальнигы урынбасары Ришат Сабитов, мәдәният министрының беренче урынбасары Валентина Латыпова, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов һәм башкалар катнашты. Кунаклар бәйрәмгә килүчеләрне котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.
Билгеле булуынча, Нәүрүз 2009 елның сентябрендә ЮНЕСКО исемлегенә кертелде, 2010 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан 21 март – көн белән төн тигезләшкән вакыт «Халыкара Нәүрүз көне» дип билгеләнде.
Бәйрәм чараларыннан репортажны 31 март көнне 20.00 сәгатьтә «Туган тел» каналында барган «Балкыш» тапшыруында карый аласыз.