Рамазан ае мөбәрәк булсын!24.04.2020 | Новости

Сезне чын ихластан изге Рамазан ае башлану белән котлыйбыз!
Рамазан – сабырлык һәм мәрхәмәтлелек ае. Ул һәр мөселман кешесенә тормыштагы рухи кыйммәтләр турында тагын бер кат уйланып, аның асылына төшенү, якыныңа карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык күрсәтү, тормышта тагын да шәфкатьлерәк, ихласрак, түземрәк булу өчен мөмкинлекләр ача.
Шушы изге көндә барыгызга да күңел тынычлыгы, рух сафлыгы, гаилә бәхете һәм иминлек телибез.