Уфада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада үтте12.01.2020 | Новости

Татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгедә 8-11 сыйныф укучылары – 120 дән артык кыз һәм егет катнашты. Укучылар туган тел һәм әдәбиятны белүләрен викторина, инша, диалог эш төрләре аша күрсәттеләр. Катнашучылар арасында 43 укучы җиңүче һәм призер буларак тәбрикләнде.
Бәйгене йомгаклау тантанасыда татар, чуаш, мари һәм удмурт укучылары, укытучылар, мәктәбле кунаклар һәм бәяләмә төркеме катнашты. Укучыларны котлау тантанасын Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Булат Зиннуров ачты.
Җиӊүчеләрне Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева да котлады. Ул олимпиадада призлы урыннар алучы укучыларны мохтарият исеменнән һәм Татарстанныӊ Башкортстандагы вәкиллеге исеменнән дә бүләкләр тапшырды.
Чарада шулай ук Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге хезмәткәре Әлфия Әхәтова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков та катнашты һәм укучыларга, укытучыларга кыйммәтле, истәлекле бүләкләр тапшырды. Кунаклар Республикакүләм олимпиадада җиӊүчеләрне Казанда 7-10 февральдә үтәчәк төбәкара олимпиадага чакырдылар.
Бәйгедә катнашучы барлык укучыларга да туган телне, мәдәниятне өйрәнүләрен дәвам итүләрен телибез, ә җиӊүчеләрне тагын бер тапкыр котлыйбыз!!!