24 февральдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы Башкортстан Республикасының киң җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде25.02.2019 | Новости

«Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын тәкъдим итеп, – Стратегия – ул татар халкын берләштерүче документ. Стратегияне тормышка ашыру да бездән тора, бу һәркайсыбыз көндәлек эшли торган эш, – диде Вәсил Шәйхразиев, һәм аны булдыруда да һәркемне катнашырга чакырды.
Документ турында фикер алышулар инде Татарстанда тулысынча узган, шушы очрашулар нәтиҗәсендә эскизга үзгәрешләр кертелгән, ул тулыландырылган. Башкортстандагы очрашу Русия төбәкләрендәге фикер алышуларның өченчесе. Моңа кадәр презентацияләр Екатеринбург һәм Дондагы Ростовта узган.
– Татар халкының үсеш стратегиясе инде күптән язылырга тиеш иде. Соң булса да уң булсын. Татар рухы ул мәктәптән түгел, ә бишектән башлана, – диде чыгышында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов.
– Стратегия исем өчен генә булырга тиеш түгел, ул эшләргә, безнең бөтен сорауларыбызга җавап таба торган мөһим документ булырга тиеш. Стратегияне төзү – ул халкыбызны уяту өчен, рухландыру өчен бик яхшы гамәл, – диде Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин.
Чарада катнашучылар да үз фикерләрен җиткерде. Икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыпов, мәсәлән, Башкортстанга Татарстан җитәкчелеге гади төбәккә караган кебек кенә карарга тиеш түгел, биредә татарлар күп яши, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессының филиалын булдырырга кирәк, – дип белдерде.
Шулай ук милли горурлыкны күтәрергә, моның өчен Атиллага һәйкәл куярга, татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусы бирергә, БДИның татар телендә дә тапшырылырга тиешлеге кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Очрашу «И, туган тел» җыры белән тәмамланды. Сөйләшүдә катнашучыларга шулай ук «Нур» театрының «Башмагым» спектакле тәкъдим ителде.