Укучылар туган телне белүдә көч сынашты12.01.2019 | Новости

Укучыларны һәм барлык кунакларны котлап, Башкортостан Республикасы мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, киләчәктә дә яңа уңышларга ирешүне теләде. Жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогоия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов, тантаналы чараны ачып, укучы¬ларның үз телләрен өйрәнүе һәм әдәбиятны укуы безне сөендерә генә, дип белдерде.
Җиңүчеләрне котлау тантанасында «Викторина буенча иң яхшы җаваплар өчен», «Иң яхшы инша», «Оста диалог коручы» номинацияләрендә призлы урыннар билгеләнде. Җи¬ңүчеләренә һәм аларның җитәкчеләренә Мәгариф министрлыгы тарафыннан дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татар теле һәм әдәбияты буенча республика 8 нче сыйныфлар арасында Кушнаренко районының Илек мәктәбеннән Диана Вәлиева (укытучысы – Зөлфия Вәлиева), 9 нчы сыйныфлар арасында Бүздәк районының Каран мәктәбеннән Алина Сабитова (укытучысы – Зөлфия Мансурова), 10 нчы сыйныфлар арасында Чишмә районының Келәш мәктәбеннән Юлия Гайфуллина (укытучысы – Гөлфәйрүзә Мөнирова), 11 нче сыйныфлар арасында Илеш районының Базытамак мәктәбеннән Илнара Ганиева (укытучысы – Илмера Ахунова) җиңүчеләр итеп табылды.
Укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрдән 8 нче сыйныфлар арасында Неф¬текама шәһәренең 10 нчы мәктәбеннән Юлия Бәхтиярова (укытучысы – Галия Корбанова), 9 нчы сыйныфлар арасында Туймазы интернат-мәктәбеннән Гүзәл Галина (укытучысы – Зинфира Нурисламова), 10 нчы сыйныфлар арасында Борай районының Каенлык мәктәбеннән Әлфия Хәмәтнурова (укытучысы – Зөлфирә Шакирова) һәм 11 нче сыйныфлар арасында Бакалы 2 нче мәктәбеннән Ләйлә Хәкимова (укытучысы – Альбина Шәфыйгуллина) җиңүчеләр исемлегенә керде.
Җиңүчеләрне шулай ук иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә котлады. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе исеменнән дә җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды.