Кадерле дуслар!31.12.2018 | Новости
Бик тиздән һәр кешенең йортына могҗизага тулы бәйрәм ишек кагачак! Җир шарына 2019 ел җиткәнен хәбәр итеп, Яңа ел сәгате сугачак!!! Без тарихыбызның тагын бер битен ябып, яңа сәхифәсен ачарбыз.
Яңа ел – күңелләргә шатлык өләшүче, киләчәккә – өмет, хыялларның тормышка ашуына ышаныч уятучы иң яраткан бәйрәмебез. Сезнең һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телибез. Якынлашып килүче 2019 ел һәркем өчен яңа ачышлар һәм казанышлар, матур үзгәрешләр елы булсын, һәр гаиләгә тынычлык, татулык, шатлык алып килсен, уңышларга юмарт булсын!
Яңа ел котлы булсын!!!