Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Уфа районында Гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре фестивале оештырылды21.11.2018 | Новости

  Республикада игълан ителгән агымдагы Гаилә елында күп кенә күркәм чаралар милли-мәдәни мөхтәрият тарафыннан да оештырылды. Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән Грант исәбенә Гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре фестивале үтте. Фестиваль кысаларында Чишмә һәм Уфа районнарында «Гаилә учагы» исемле бәйге оештырылды.

Уфа районы Николаевка авылы мәдәният йортында үткән чарада да алма төшәрлек тә урын юк иде. Фойеда район иҗат йорты тарафыннан оештырылган киездән эшләнгән әйберләр һәр картиналар күргәзмәсе чагу һәм эчтәлекле булуы белән аерылып торды.

Уфа районы гаиләләрен котларга милли-мәдәни мөхтәрият шурасы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, администрация башлыгы урынбасары Люцина Ризванова, мөхтәрият рәисе урынбасарлары Фаил Фәтхетдинов, Альбина Хәлиуллина һ.б. мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Беренче булып сәхнәгә Миловка авылында яшәүче өч бала тәрбияләүче Вәлиевлар гаиләсе күтәрелде. Гаилә башлыгы Дамир инженер булып эшли, тормыш иптәше Эльза өйдә балалар карый. Әлеге гаилә башкаруындагы җыр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Николаевка авылыннан Наталья һәм Владимир Ерёминнар, Эльвера һәм Игорь Степаненколар, Казыр авылыннан Гульназ һәм Руслан Сакаевлар гаиләсендә дә өчәр бала тәрбияли.

Дүрт бала тәрбияләп үстерүче Зөлфия и Валерий Осинцевлар Кириллова авылыннан. Гаилә башлыгы Валерий Чечня сугышы ветераны, хатыны авылдагы башлангыч мәктәп мөдире. Ике зур уллары университет һәм колледж студентлары.

Дмитриевка авылыннан Гульнара һәм Рөстәм Бакиевлар, Людмила һәм Андрей Ильиннар биш балага гомер бүләк иткәннәр, Октябрьскийдан  килгән Ригита һәм Анатолий Добриннар алтынчы бәбиләрен көтәләр.

Октябрьский авылыннан дүрт кыз һәм ике малай үстерүче Гүзәл һәм Фәнис Шәрәфетдиновлар гаиләсе тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора. Фәнис – журналист, бала карау ялында булган Гүзәл башкаланың 5 нче шифаханәсендә эшли.  

Раушания һәм Евгений Соловьевлар гаиләсе ата-ана назыннан мәхрүм калган ике баланы үз тәрбиясенә алган. Марсель һәм Исиданы алар үз балалары кебек карыйлар, яраталар. Балаларның нинди генә өстәмә шөгыльләре барлыгын күреп ис китәрлек.

Кичәнең икенче өлешендә районның яшь гаиләләре үзара көч сынашты. Жукова касабасыннан Маликовлар милли традицияләргә тугры калучы иҗади гаилә булуларын исбат итте. Маликовлар күп кенә музыкаль инструментларда  уйный белүе белән тамашачылар күңелен яулады. Улларының әти-әнисе белән курайда уйнавы, әнисе белән кызының җыр-биюгә әвәслеге сокландырды. Калимуллиннар гаиләсе бердәмлектә алдынгылыкны бирмәде, сәхнәгә күтәрелгән өлкән буын вәкилләре дә гаилә чыгышларын бизәде. Ике кечкенә кыз үстерүче Гәрәевлар гаиләсе ихласлыгы, дәртлелеге, тапкырлыгы белән тамашачы күңелен яулады. Зубоводан килгән Ахмәтовлар гаиләсе һәр яктан да үзенчәлекле, кыюлыгы белән җиңеп чыкты һәм Гран-прига ия булды.

Фестивальдә катнашучы һәр гаилә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Кичә җыр-моң, биюләр белән үрелеп барды. Рафик Муллакаев һәм Ильмир Залиев, Екатерина Ямщикова һ.б. башкаруындагы җырлар тамашачы күңеленә хуш килде.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
23.04. 2024: Балага ике яшь тә тулмаган...
2022 елда туган малайның үле гәүдәсен Сакмар елгасында тапканнар, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш ...
23.04. 2024: Республикага яңа инвестор килә
Алар Русия маркетплейсының республика белән хезмәттәшлеге перспективалары, атап әйткәндә, ...
23.04. 2024: Безне Ислам дине, уртак уйлар берләштерә
Дискуссиянең модераторы булып Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе, «Росгеология» җәмгыяте идарәсе ...
23.04. 2024: Тугызынчы майга кадәр өлгерегез!
Документлар 9 майга кадәр кабул ителәчәк. Әлеге юнәлеш буенча дәүләт ярдәме күләме 149 млн сум ...
23.04. 2024: Телекүпер араларны якынайта
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларын тормышка ашыру өчен узган ...
23.04. 2024: Әнисенең алтыннарын урлаган...
Уфада полициягә урлау турында гариза белән урындагы хатын мөрәҗәгать иткән. Ул үз фатирыннан алтын ...