Өлкәннәр көне белән!01.10.2018 | Новости
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән ихлас котлыйбыз һәм бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, халык зирәклеген, алган белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә дә сез игътибарга, кайгыртучанлыкка лаек. Сез безгә рухи таяныч, акыл-тәҗрибә бирәсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, озын гомер, гаиләләрегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга иминлек теләп калабыз!