Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре!09.05.2018 | Новости
Җитмеш елдан артык халкыбыз 9 май бәйрәмен Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбыз күрсәткән батырлык һәм фидакарь хезмәт белән горурлану, сугыш кырларыннан кайтмый калганнарны искә алу, киләчәк көннәребезгә тынычлык теләү хисләре белән каршы ала.
Сугыш кырларында ятып калган батырларны искә алу, безнеӊ якты киләчәгебез өчен көрәшкән сугышчыларны данлау, җиӊүгә үзләреннән зур өлеш кертеп тылда хезмәт салучыларны, сугыштан соӊгы авыр елларда илне күтәрүчеләрне хөрмәтләү бәйрәме ул!
9 май – хәтер көне. Халык күӊелендә сакланган хәтерне оныкларыбызга җиткерү безнең изге бурычыбыз. Илебездә тынычлык өчен көрәшкән һәрбер сугышчы, ветеран алдында баш иябез.
Сугышлар беркайчан да кабатланмасын, кан-яшь түгелмәсен иде, сугыш сүзе тарих битләрендә генә калсын иде.
Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре! Сезгә имин көннәр, сәламәтлек, җир йөзендә тынычлык булуын телибез!