Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Әниләргә мәдхия15.03.2018 | Новости
Табигатьтә яз сулышы бөркелә... Әйтерсең, яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Шушы язгы матур көннәрдә хатын-кызларыбызның илаһилыгын, бәхетнең иң зурысы ана булу, шул исемгэ чын мәгънәсендә тугры калып, тәртипле, тәрбияле балалар үстереп, олы тормыш юлына бастыручы хатын-кызларыбызны данлау максатыннан, Район хатын- кызлар советы, Районның “Ак калфак” оешмасы белән берлектә  Чакмагыш район мәдәният йортында “Әниләр һәм кызлар” бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә биш авыл биләмәсеннән берсеннән-берсе сәләтле, зирәк, сокланырлык алты  әни  һәм кыз катнашты. Имәнлекул авылыннан сандугач кебек сайраган моң ияләре  әниле кызлы Рита һәм Эльза Ахмадуллиналар. Бу гаиләдә биш бала үсә. Олы кызлары югары белемле, тормышта үз юлларын тапканнар. Ә инде мәктәп яшендә булганнары барысы да район сәнгать мәктәбендә вокал һәм баян түгәрәгендә белем алалар. Бу гаиләнең “Сандугач моңлы әни һәм кыз” номинациясендә җиңүче булуы да аларнын җыр-моңга гашыйк  гаилә булуының бер дәлиле булып тора.

“Иң  сөйкемле әни һәм кыз” номинациясендә  җиңүче җырга, биюгә, театр уйнауга оста гаилә Рапат авылыннан  Ишмуратова Гөлфинә һәм кызы  Эльвина. Гөлфинә Мәхмүт кызы Рапат мәдәният йортында эшли, шигырьләр иҗат итә. Кызы Эльвина җырлый, оста итеп һинд, кавказ биюләрен башкара. Районда үткән “Озын толым”, “Звонкий каблучок” һәм Республика күләмендә үткәргән конкурсларда да катнашып призлы урыннар да яулап өлгергән.

Чакмагыш авылыннан укытучы Ситдикова Зухра Чакмагыш гимназиясендә социаль педагог булып эшли. Улы Ильшат бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә Михайловск хәрби академиясендә белем ала. Уллары олы  тормыш юлына аяк баскач, тәрбиягә Валерия исемле  кызны алалар. Валерия өчен бу өченче әти- әни була. Беренче алган гаилә чит илгә чыгып китү сәбәпле кызны кире бирәләр. Икенче гаиләсенең әнисе авырып киту сәбәпле, Валерия Уфа приютына янадан тапшырыла, һәм менә  өченче гаилә Ситдиковлар гаиләсе кызны яратып үзләренә алалар. Валерия монда елдан артык гаиләле булып яши. Яшәп китү ике якка башта авыррак була. Бүгенге көндә Валерия әти-әнисен яратып, алар белән уртак тел табып яши. Җырларга, биергә ярата. Район китапханәсенең дә иң якын дусты. Китапханәчеләр аны “Иң актив китап укучыбызнын берсе” дип каршы алалар. Әти- әнисе Валерияны акыллы сәләтле чын кеше итеп үстерәләр. Алар “Иң дәртле  әни һәм кыз” номинациясенә лаек булдылар.

III дәрәҗәле диплом белән бүләкләнгән Үрнәк авылыннан медицина колледжында укып, белем алган кызы Чулпан белән әнисе Раушания Гәрәевалар районда үткән бөтен бәйгеләрдә актив катнашалар. Раушания Киндеркуль мәдәният йортында мөдир  һәм социаль эшче булып эшли. Тормыш иптәше Самат “Базы” колхозында алдынгы комбайнер. Баянист, җырчы күптән түгел  генә Казанда Фән Валиәхмәтов оештырган баянистлар конкурсында матур чыгыш ясады. Бу гаилә авылда үткәрелгән  бер чарадан да читтә калмый, авылдашлары аларның чыгышын һәрвакыт алкышлап каршы ала.

Калмашбаш авылыннан китапханәче Хазипова Рита кызы Ленара. Рита Фәдис кызы ике баланы җил-янгыр тидермичә тәрбияли, әти-әниләренең олы ярдәме белән чын кеше булып үсүләренә зур көч сала.  Сәләтле, җыр- моңга дәртле гаилә, хәттә дәү әнисе Рима апа да сәхнәдә җырлап биеп катнашып йөри. Бу күркәм гаилә II дәрәҗәле дипломга лаек булды.  

Җиңүче дип танылган  Чакмагыш авылыннан бар яктан да сәләтле Гүзәлия, Розалия Галеевалар. Гүзәлия тормыш иптәше Борис белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кием дизайны институтын бетереп, төрле Русия күләмендә үткәргән конкурсларда катнашып призлы урыннар яулый.  Бар яктан да сәләтле гаилә тормыш иптәше Борис Чакмагыш районының эчке эшләр бүлегендә хезмәт сала. Балалары да әти- әниләре кебек сәләтлеләр. Уллары техник яктан бик уңганнар, роботлар уйлап табып республикада үткән төрле фәнни-тикшеренү эшләрендә катнашалар. Кызлары әниләре белән беррәттән кул эшләренә  бик оста. Гүзәлия Наиль кызы республика хатын- кызлары оешмасы “Ак калфак” оештырган "Заманча дизайн һәм милли киемне модельләштерү" конкурсында актив катнашты.

Бәйге 5 төрле конкурстан торды. Иң беренче фойега килеп кергәч тә күзнең явын алырлык конкурсантларыбызның кул эшләреннән һәм һәр гаиләнең яраткан ризыкларыннан торган күргәзмә урын алды. Монда чигелгән картиналар, бәйләнгән шәлләр, чәчәкләр, завык белән тегелгән киемнәр, табын ашлары булды.

Беренче бәйге “Визитка” да гаиләләр үзләре белән төрле яңа алымнар кулланып, үзенчәлекле итеп таныштырдылар.

“Китап һәм сәнгать” конкурсында да конкурсанталарыбыз калышмады. Алар Т.Миңнуллин, З.Кадырова Ә.Еники, А.Әхмәтгалиева, О.Гражданцеваларның, М.Сәлимов әсәрләреннән өзек итеп әни белән кыз диалогларын күрсәттеләр. Монда бәйгечеләребез осталыклары белән тамашачыларны көлдерде дә, яшь кызларыбызны уйландырды, өлкәннәрне үзләренең  яшьлекләренә дә алып кайттылар.

Иҗади бәйгедә конкурсантларыбыз тагын да ныграк ачылып китеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Ишмуратова Гөлфинә һәм Эльвина, Ахмадуллина Рита һәм Эльза, Гареева Раушания һәм Чулпаннар бәллүр моңлы тавышлары белән җырласалар, Ситдикова Зөһрә һәм Валерия дәртле биюләре белән, Хазипова Рита һәм Ленара фольклор күренеш “Шәл бәйләдем”не хаттә әнисе һәм нәнәсе Зиннатуллина Рима апаны да катнаштырып искиткеч итеп үзләренең сәләтләрен ачтылар. Галеева Гүзәлия һәм Розалия эчтәлекле итеп “Шәүлә театры”н сәхнәләштергәннәр.

Жюри  әгъзаларына да баһа бирү бик җиңел булмады. Чөнки һәр гаиләнең чыгышы зур әһәмияткә ия булды. Бәйгедә  Әниләр һәм аларның кызлары үзләрен зирәк тә, тапкыр да, өлгер дә, талантлы да, шул ук вакытта тотынган эшкә бик җаваплы карауларын да исбатладылар. Ана һәм кыз дигән төшенчәне тулысынча акладылар.

Район Хатын- кызлар советы һәм Районның “Ак калфак” оешмасы рәисе, Чакмагыш үзәк китапханә җитәкчесе  Э.А. Газизова бу чараны  күркәм итеп оештыруга зур көч салды. Район  “Ак калфак” оешмасының әгъзасы А. Р. Гәрәева конкурсның положениесын төзеп, биремнәре белән таныштырды, китап күргәзмәсе, аш- су һәм кул эшләре  күргәзмәсен оештыруда район узәк китапханәчеләренең тырышлыгы бик зур булды. Бәйрәмнең сценариесын төзеп,  матур итеп алып барды Район мәдәният йорты методисты Л. Ф. Ишмуратова.

Шулай ук муниципаль район советы депутаты Р. К. Агеев,   мәгариф бүлеге җитәкчесе М. Я. Набиева, халыкны социаль яклау үзәгенең начальнигы И. И. Шәймөхәммәтовалар, мәдәният бүлеге мөдире Р. Х. Фазлыев зур ярдәм курсәттеләр. Җиңүчеләрне котларга дип килгән Чакмагыш авыл биләмәсе Советы депутаты Ф. М. Салимова һәм шәхси эшкуар Р. Б. Мөхәммәдиева ихлас теләкләрен җиткереп үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.

Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бирү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышлау кирәк булыр иде. Районда әле бик күп матур гаиләләр яши. Һәр гаилә - үзе бер сандык ул. Бу күркәм  бәйрәмне оештырыучылар һәр “сандык”ка  уз ачкычын яратарырга тырыштылар.   

“Әгәр без ул сандыкны ачып эчендәге энҗе мәрҗәннәрне  сезгә күрсәтә алганбыз икән - максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз” диләр алар. Олыларның итагатьле киңәшен тота белү, аларның матур сыйфатларын үзләштерү, яшьләрнең алдагы тормышларына ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
29.03. 2024: Нинди комиссия икән бу?
– Әгәр килешүдә сезнең хезмәт хакы 25000 сум күләмендә билгеләнгән булса, завод салым агенты ...
29.03. 2024: "Төн буе гырлап чыга. Нишлим?"
"Ирем бик нык гырлый, төне буе бер кешегә тынгы юк, ярты еллап элек әле төрткәләсәң, сул ягына ятса ...
29.03. 2024: Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юлында
Алты ай дәвамында предприятиедә Башкортстанның төбәк компетенцияләр үзәге (РЦК) экспертлары ...
29.03. 2024: Ташкынга әзерлек тикшерелде
Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 25 мартта Башгидрометның булачак су басуга төгәлләнгән ...
29.03. 2024: "12 ел элек аерылган хатынымны очраттым"
"Бу хәл ике ел элек булды. Мин башка шәһәрдә командировкада идем. Кайтасы көнне автобуска билет ...
29.03. 2024: Бер аллеяда илнең могҗизалары
Уфаның 450 еллыгы кысаларында барлыкка килгән объектларның берсе - Башкорт дәүләт курчак театры ...