Шушы көннәрдә Чишмә районы үзәгендә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатларына багышланган «Ике аккош» республика музыка конкурсының вокал номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде. Дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгенең сайлап алу турында иллегә якын конкурсант катнашты. Конкурсантлар чыгышына Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант Роберт Тимербаев, популяр җырчы Фәридә Тимербаева, автор-башкаручылар, гармунчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, шулай ук республиканың мәдәният һәм иҗтимагый өлкәсендә билгеле шәхесләр бәя бирде.
Җыр буенча җиңүчеләр арасында Нагыйм Нуриманов, Айгөл Газиева, Диләрә Габдрафикова, Илмир Рәхмәтуллин, Рәмзия Гыйбашева, Резеда Рәҗәпова, Кадрия Исламова, Гөлназ Фәхретдинова һәм Бүздәк районы «Энҗе» халык вокаль ансамбле билгеләнде.
Музыкаль инструментларда уйнаучылардан Рәүф Хөснуллин, Таһир Шаһивәлиев, Рәмил Мөлеков, Р.Гыймранов һәм Н.Вәлиев, Г.Газиев һәм Ф.Гайсин дуэтлары, Дүртөйле музыка мәктәбе укытучылары ансамбле, Авыргазы районы «ТОСМА» баянчылар коллективы, Бүздәк районы гармунчылары җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләрнең күпчелеге 2 декабрьдә Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе залында йомгаклау концертында чыгыш ясаячак. Җыр-моңга гашыйк тамашачыларны көтеп калабыз!