Республика көне белән котлау11.10.2017 | Новости
Сезне ихлас күңелдән Башкортстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән тәбрик итәбез!
Бу бәйрәм күпмилләтле Башкортстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә. Республикабызның үсеш нигезе, уңышлары һәм чәчәк атуы төрле милләт халыкларының аңлашып яшәвендә чагыла. Бер-беребезне аңлап һәм үзара ярдәмләшеп тормыш иткәнгә, без киң колачлы проектларны тормышка ашырабыз һәм югары нәтиҗәләргә ирешәбез.
Кадерле дуслар, күркәм бәйрәм уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар, иминлек телибез!