Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
“Республика Башлыгы башлангычын хуплыйбыз”21.09.2017 | Новости
Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урыннардагы җитәкчеләре катнашлыгында үткән семинарда яңа шартларда туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре үзәккә чыгарылды.

19 cентябрьдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең урыннардагы җитәкчеләре семинары үтте. Чарада республика Башлыгы Хакимиятеннән, министрлыклардан җаваплы вәкилләр, автономия җитәкчеләре һәм район хакимияте башлыгы урынбасарлары катнашты.

Семинарны милли-мә­дәни автономия рәисе Римма Үтәшева ачты һәм алып барды.— Күптән түгел без Башкортстан халыклары ас­самблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма коми­теты рәисе Әмир Ишемгулов, Башкортстан урыслары соборы Башкарма комитеты рәисе Виктор Пчелинцев һәм мин, республика Башлыгы Рөс­тәм Хәмитов белән очраштык, — диде Римма Әмир кызы. — Анда тел мәсьә­ләләре тикше­релде һәм Милләтара мөнәсә­бәтләр буенча совет утырышы нәтиҗәләре нигезендә Русия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләрен үтәү юллары каралды. Төбәк җитәк­чесе Русиядә һәм рес­пуб­ликада яшәүче халык­ларның тел­ләре яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләде. Башкортстанда дәүләт телләрен ирекле өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, башкорт телен һәм республика халыклары тел­ләрен өйрәнү систе­масының нәтиҗә­лелеген һәм мөмкин­леген тәэмин итү макса­тын­да Рөстәм Хәмитов махсус указга кул куйды. Без аның башлангычын хуплыйбыз. Указ милли-мәдәни оеш­ма­ларда алып барылучы эшне оештыруда юнәлеш бирә.Очрашуда без туган тел­ләрне популярлаштыру, балаларның да, өлкәннәр­нең дә алар белән кызыксынуын арттыру буенча тәкъдимнәребезне җиткер­дек. Безнеңчә, якшәмбе мил­ли мәктәпләре мөһим эш башкара. 

Бу мәктәптә укучылар туган телен камил­ләштереп кенә кал­мый, үз халкының мәдә­ниятен, гореф-гадәт­ләрен өйрәнә, төрле фольк­лор бәйрәм­нәрендә катнаша.Башкортстан татарла­рының милли-мәдәни авто­номиясе бүген респуб­лика­дагы бөтен татар мил­ли-мәдәни тормышының үзәгендә тора, башка милли оеш­ма­ларның эшчәнлеген координацияләү юнәле­шендә зур хезмәт башкара. Автономия үзенең төп эш максат­ла­ры­ның берсе итеп халкыбыз­ның көй-моңнарын саклау, әдә­биятын, сәнгатен үстерү­не куя.2013 елдан Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни автономиясе Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашева истәлегенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивален, М. Акмулла исемен­дәге БДПУның татар теле һәм әдә­бияты кафедрасы һәм Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән бер­лектә мәктәп укучылары арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгать­ле уку буенча республика “Тукай моңнары” конкурсын, ә 2015 елда республикадагы татар әдәби көчлә­рен барлау, алар арасында иң талантлыларны ачыклау өчен “Балкыш” әдәби бәйгесен, халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган “Кәрим, Пушкин, Тукай” әдә­би фестивален оештыра. 

Октябрь­дә Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгендә халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларның “Җиз кыңгырау” дип аталган республика конкурс-фестивале үтәчәк.— 14 сентябрьдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәк иҗтимагый милли оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Рөс­тәм Зәки улы әлеге очрашуда: “Тел темасы – җитди мәсьәлә. Аңа җит­ди карарга кирәк, чөнки бу теманы сәясәтләштерергә һәм, чынында, властька, республикага, дәүләткә карата кире мөнәсәбәт тудырырга тырышучылар бар. Моңа юл куярга ярамый”, дип ассызыклады, — диде Башкортстан Башлыгы Хаки­мия­тенең милли сәясәт бүлеге мөдире урынбасары Илшат Ханов.— Башкортстан территориясе Европа һәм Азия кушылган урында урнашкан. Биредә Европа һәм Азия халыклары берләшеп яшәгәннәр һәм яшиләр, — диде “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәр­рире Фаил Фәтхетдинов. – Тарихка күз салсак, Стәрлебашта бик билгеле мәдрәсә булган. Анда татар һәм башкортлардан тыш барлык төрки халыклар укыган. Безнең җирлек төрле милләт вәкилләрен берләштергән. Патшабикә Екатерина II указы белән Уфада Диния нәзарәте ачыла, башкалабыз Ру­сия­нең мөселман үзәгенә әйләнә. Киң билгеле “Галия” мәдрәсәсендә дә төрки телле халык вәкилләре белем алган. Бу мәдрәсәдә гәзит һәм журналлар чыгарылган, казах һәм башка халыкларның милли журналистикасына нигез салынган. Биредә белем алган шәкертләр совет власте урнашкач, үз республикаларында классик язучылар һәм журналистлар булып киткән­нәр. 

Уфа һәм Башкортстан Европа һәм Азия халыкларының мәдәни үзәге булган һәм әле дә шулай. Шуның нәтиҗәсендә биредә яшәүче төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә.Интернет, социаль челтәр, матбугат — болар барысы да идеология белән бәйле. Социаль чел­тәр­ләрдә ил җитәкчесенең әти-әниләр рөхсәте белән туган телне укытуны оештыру турындагы тәкъ-димен кайбер иҗтимагый милли оешма җитәкчеләре кабул итә алмады. Чөнки күп кенә милли оешма җитәкчеләре властьтан гына мәк­тәп, журнал, театр ачыгыз дип та­ләп итте. Берсе дә турыдан-туры халык белән эшләмәде. Туган телне укытуны оештыру өчен әти-әниләр, халык белән эшләргә кирәк. Безнең татар оешмалары арасында да файдалы эш башкарыр урынга үзара тарткалашып ятучылар бар. 

Тарткалашырга түгел, ә татар телен укытуны үстерү юнә­ле­шендә эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә татар теле һәм әдә­бияты укучылары да булачак, югары уку йортлары милли кадрлар да әзерләячәк, укучылар һәм студентлар туган телебездә гәзит-журналларны да укыячак.Очрашуда М. Акмулла исе­мен­дәге БДПУның татар теле һәм әдә­бияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов һәм кафедра доценты Альбина Хәлиуллина, Башкортстан Дуслык йорты директоры урынбасары Фидрат Ямалетдинов, Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИНИ
Источник: kiziltan.ru



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
Безнең өйнең яме
16.11. 2018 :: Республика
Безнең өйнең яме
21нче дәваханәдә - шартлау
16.11. 2018 :: Яңалыклар
21нче дәваханәдә - шартлау
16.11. 2018 :: Җәмгыять
"Русиянең бөек исемнәре"