Белем көне белән, дуслар!01.09.2017 | Новости
1 сентябрь – истәлекле бәйрәм. Бу көнне кыңгырау тавышы безне яңадан белем йортларына чакыра. Без барыбыз да балачак иленнән. Һәркайсыбыз мәктәп чоры аша үттек, һәркайсыбыз оялчан беренче сыйныф укучысы, мәктәпне тәмамлаучы бәхетле чыгарылыш укучысы, студент булдык.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр өчен белем ишекләре ачыла һәм алар беркайчан да ябылмас. Озак еллар буена күңелгә якын булган мәктәп диварлары сезне каршы алырга һәрвакыт әзер, ул шатлык-куанычларыгызны уртаклашыр, авыр чакта юатыр.
Белем иленә атлаучыларга тырышлык, яңа кызыклы ачышлар, мавыктыргыч дәресләр, максатка ирешүләрен, ә укытучыларга сабырлык, җаваплылык теләп калабыз!