Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады04.08.2017 | Новости

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатлар һәм форум кунаклары исеменә сәламләү телеграммасы юллады.


«Хөрмәтле дуслар!


Сезне Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае ачылу уңаеннан сәламлим.


Россиянең төрле регионнары һәм чит илләр вәкилләрен җыйган сезнең форумны олы, иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм. Дин, мәдәниятләр, традицияләр күптөрлелеге күп милләтле Ватаныбызның төп хәзинәләренең берсе булып санала. Һәр халыкның үзенчәлекләрен саклап калу, илдә тынычлыкны, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә дәүләт өстенлекле игътибар бирә. Шушы киңкүләм һәм кирәкле эшнең уңышлы баруында Бөтендөнья татар конгрессы кебек иҗтимагый оешмалар хезмәте зур, быел корылтай 25 еллыгын билгеләп үтә. Аның татар теле һәм мәдәниятен үстерүгә, мөһим мәгариф, мәгърифәт проектларын, шул исәптән халыкара хезмәттәшлек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга йөз тоткан тырышлыгы тирән ихтирамга лаек.


Ышанам, корылтай иҗади рухта, нәтиҗәле төстә узар, эшлекле мөнәсәбәтләр һәм шәхси элемтәләр урнашуга этәргеч бирәчәк.


Форум кунаклары һәм делегатларына иң изге теләкләр.


Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин»




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
28.03. 2024: "Диюкәй" сәхнәгә чыкты
Аны күрсәтү театр декадасы кысаларында узды. Анда тәкъдим ителгән барлык спектакльләр «Кече ...
28.03. 2024: Биш миллионга якын акча күчергән
59 яшьлек хатынның телефонына популяр мессенджерда хәбәр килгән. Билгесез кеше үзен хатын-кыз ...
28.03. 2024: Алар — оста, талантлы һәм абруйлы!
Бүген башкаланың “Башкортостан” дәүләт концертлар залында  “Башкортстанның ел укытучысы” 34нче ...
28.03. 2024: Башкортстанда чикләр аныкланды
Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль программаны гамәлгә ашыруның төп ...
28.03. 2024: Лимон туңдырасызмы?
Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә ...
28.03. 2024: "Ахирәтемә үз бәхетемне бирдем..."
"Сезгә сөйләп бушаныйм әле. Яшь чакта 19-20 яшьләрдә дус дип санаган кызга үземнең "женское ...