Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
“Җиз кыңгырау” моңнарында “Еники эзләре буйлап”...24.07.2017 | Новости
Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте яңа проектлар белән чыга.

Бүген Башкортстанда эшләп килүче татар җәмәгать оешмалары шактый. Аларның күпчелеге халкыбызның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне төп максаты итеп куя, төрле кичәләр, фестивальләр, мәдәни программалар оештыра. Ләкин шушы милләтпәрвәрлеге белән дан тоткан оешмалар арасында иң көчлесе, башкаларны үз артыннан әйдәп, ияртеп, халкыбызга юл күрсәтеп баручысы да бар. Милли хәрәкәт эшчәнлеге белән кызыксынучылар аңлагандыр инде: сүз “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” турында бара. Оешманың үткәне һәм бүгенгесе, киләчәккә ният-планнары турында без аның рәисе урынбасары, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы- Корылтай депутаты ярдәм­чесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина ХӘЛИУЛЛИНА белән әңгәмә кордык.

– Гомер аккан су кебек уза... “Башкортстан Республикасы татарла­рының милли-мәдәни мөхтәрияте” җәмәгать оешмасы барлыкка ки­лүгә дә сигез ел үткән. Альбина Габитовна, тарихка күз ташлап, иң чагу вакыйгаларны искә төшереп алыйк әле.

– Чынлап та, “Башкортстан Республикасы татар­ларының милли-мәдәни мөх­тәрияте” бүген республикадагы бөтен татар милли-мәдәни тормышының үзәген­дә тора, башка милли оеш-маларның эшчәнлеген коор­динацияләү юнәлешендә зур хезмәт башкара. Мөхтә­рият белән идарә итүче иң югары җитәкче орган булып конференция санала. Узган елның 9 апрелендә оешмабызның IV хисап-сайлау конференциясе үтте. Анда Мөхтәрият Советы составына республикада эшләп килүче барлык татар җәмәгать оешма­ла­рының да вәкилләре сайланды. Бу – үзе үк чын демократия күрсәткече, чөнки һәр татар кешесе үз вәкилләре аша оешма эшчәнлегенә тәэсир итә ала. Әлеге конферен­циядә Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе итеп Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Әмир кызы Үтәшева сайланды.

– Мөхтәрият үзенең төп эш максатларының берсе итеп халкы­быз-ның көй-моңнарын саклау, әдәбия­тын, сәнга-тен үстерүне куя. Чөнки милләтне юкка чыгарырга теләүчеләр иң башта аның телен, мә­дә­ниятен, әдәбиятын, ягъни РУХЫН бетерергә тели. Бу – инде әллә күп­ме тапкыр тарихи фактлар белән расланган хакыйкать. Шул уңайдан милли рухиятебезне саклау өлкәсен­дә башкарылган эшлә­регезнең иң күре­нек­леләре белән таныш­тырып үтсәгез иде.

– Бүгенге глобальләшү шартларында Башкортстанда яшәүче татарларның кабатланмас милли йөзен, рухын саклап калу – безнең төп максатыбыз. Башкарган һәр эшебез шуңа хезмәт итә. Моны исбатлау өчен тарихка күз ташлау да җитә.

Мәсәлән, 2013 елда “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте” тырышлыгы белән халкыбызның моң сандугачлары Бәхти Гайсин һәм Фәридә Кудашеваның истә­легенә багышланган “Ике аккош” республика конкурс-фестивале оештырыла башлады. Ул бүгенге көнгә кадәр туган төягебез буенча атлап, милләттәшләребез арасыннан яңадан-яңа музыкаль талантлар ача.

2013 елдан башлап оешмабыз Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы һәм Башкортстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә мәктәп укучылары арасында бөек әдибебез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку буенча республика конкурсын оештыра. “Тукай моңнары” дип атал­ган бу бәйгедә шагыйрьнең әсәрләре татар, башкорт, урыс, инглиз, чуваш, мари, мордва һәм башка телләрдә яңгырый. Чын мәгънәсендә, Тукаебызның бөеклеген раслаучы халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде ул “Тукай моңнары”!

Быел без аның логик дәвамын да тормышка ашырдык: 29-30 майда бөек Тукаебызның Уфага килүенә 105 ел тулуга багышланган грандиоз бәйрәм чаралары үткәрдек. Аның кысаларында “Тугандаш халыклар әдәбият­ларында традиция­ләр кү­чемлелеге” дип аталган II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе, “Габдула Тукай. Энциклопедия” кита­бының презентациясе, “Син сазыңны уйнадың...” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Иң мөһиме – без, республикада яшәп иҗат иткән һәм итүче яисә якташыбыз булган 61 татар һәм башкорт шагыйренең бөек әдибебезгә багышланган шигырьләрен бергә туплап, “Тукайга әйтер сүзем” дигән аерым китап бастырып чыгаруга ирештек. Җыентык Мәҗит Гафури шигыре белән ачыла һәм иң яшь шагыйрь Нурлан Ганиевның “Тукайга әйтәсе сүзләр”е белән ябыла.

– Башкортстан татар­ларының әдәбиятын үстерү өлкәсендә тагын да күркәмрәк эш-гамәл­ләрегез дә бар бит әле сезнең. Бу очракта мин “Әдәбият елы” кысаларында республика гә­зит-журналлары белән берлектә оештырылган “Балкыш” әдәби бәйге­сен күз уңында тотам.–

Әйе, 2015 елда узган “Әдәбият елы” оешмабыз өчен шактый мәшәкатьле бул­ды, чөнки, алда атап үтелгән чараларга өстәп, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни мөхтә­рияте яңа проект – республикадагы татар әдәби көч­ләрен барлау, алар арасында иң-иңнәрне ачыклау өчен “Балкыш” әдәби бәйгесен башлап җибәрде. “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” гә­зитләре, “Тулпар” әдәби-нәфис журналы белән бер­лектә оештырылган бу бәйге­нең абруйлы жюри әгъза­лары республикада шигърият, проза, сатира-юмор һәм әдәби тәнкыйть жанрларында иҗат итүче татар каләм осталарының әсәрләрен барлап, һәр төрдә җиңүчеләрне билгеләде. 2015 елның 19 ноябрендә, аларның һәм­мә­сен Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залына җыеп, йомгаклау тантанасы үткә­релде. Бер генә җиңүче дә бүләксез калмады. Өстәвенә, озак та үтми, “Тулпар” журналы хезмәткәре Дилбәр Сөләйманова белән икебез тарафыннан төзелгән саллы гына “Балкыш” җыентыгы да дөнья күрде. Анда конкурста җиңү яулаган 25 ав­торның иҗат җимешләре тупланган иде. Конкурсның үт­кәрелүе дә, җыентыкның дөнья күрүе дә респуб­ли­ка­ның рухи-мәдәни тормышын җанландырып җибәрде, яңа талантлар барлыкка килүенә этәргеч бирде.

Республикада халыклар дуслыгын пропагандалауны максат итеп куйган “Кәрим, Пушкин, Тукай” әдәби фестивален оештыру өчен дә барлык көчебезне салабыз. Киләчәктә “Еники эзләре буйлап” дип аталган күләм­ле тарихи-мәдәни проектны да тормышка ашыру нияте бар. Ул әдәбиятыбыз классигы Әмирхан Еникинең туган төяге булган Благовар, Дәү­ләкән районнары җәмә­гать­челеге белән берлектә үткә­релеп, әдипкә үзенчә­лекле рухи һәйкәл төсен алырга тиеш. Халкы­бызның бөек шәхесләре исемнәрен мәң­геләштерү максатыннан башка күп кенә уй-ният­ләребез дә бар.

– 2020 елда Башкортстанны янә бер дөнья­күләм тарихи вакыйга көтә: Җир шарының барлык төбәкләрен-нән рес­публикабызга фо­льк­­лор коллективлары, сәнгать осталары ташкыны агылачак. Бө­тен­дөнья Фольклориадасын лаеклы үткәрү, аның кысаларында Башкортстанда яшәүче милләтләрнең дә халык авыз иҗаты мирасын барлык тулылыгы бе­лән чагылдыру республика җитәкчелегенең генә түгел, җәмәгать оешмаларының да уртак максаты булырга тиештер. Бу җәһәттән “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтә­рияте” ниндирәк чаралар планлаштыра?

– Фольклориада – зур чара, моңа кадәр Башкортстанда бөтенләй күрелмәгән вакыйга. Без аңа әзерлекне күптән башладык, иң башта чаралар планын булдырдык. Халкыбызның кабатланмас бай милли-мәдәни мирасын йөз кызартмаслык итеп күрсәтергә иде ниятебез.

Иң беренче чиратта, быел 3 октябрьдә Бүздәк районында урнашкан Татар тарихи-мәдәни үзәгендә халык иҗаты әсәрләрен башкару­чыларның “Җиз кыңгырау” дип аталган республика конкурс-фестивале узачак. Ул милли фольклорыбызны, халык моңнарын пропагандалау, аларны яшь буынга җит­керү, алар белән башка мил-ләт вәкилләрен дә таныштыру максатын куя. Номина­цияләр бик күп: алар фольклор әсәрләрен вокал башкаруны да, хор башкаруын да, халык уен коралларында уйнауны да, вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышларын да, милли хореография сәнгатен дә, милләттәш­ләре­безнең милли-декоратив сәнгатен дә үз эченә ала. Бик шәп тамаша үтәр дип уйлыйбыз.

Икенчедән, шушы чарадан соң “Башкортстан татар­ларының фольклор мирасы: риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләк-ләр” томын нәшер итү күз уңын­да тотыла, шуның ни­гезендә Русия фольклорчыларын җыеп, гыйльми-гамәли конференция оештыру планлаштырыла. Бу ки­тап­ның да кулъязмасы инде әзер.

Кыскасы, “әйдә халыкка хезмәткә” дип, алдыбызга грандиоз максатлар куйган һәм шуларны башкарып чыгу өчен барлык көчебезне сал­ган мәлебез! Гаилә кыйм­мәтләрен саклауга юнәл-телгән чараларыбыз да кирәклеген елдан-ел ныграк исбатлый. Бу уңайдан безнең тарафтан берничә ел элек башланган “Татар гаиләсе” проекты географиясенең елдан-ел киңәюен билгеләргә кирәк. Бу юнәлештә дә эшебезне дәвам иттерәчәкбез. Традицион мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, фольклорыбыз яшәсә, халкыбыз да юкка чыкмаячак, иманым камил!

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Альбина Габитовна! Куелган максатларыгыз тормышка аша күрсен! Тынгысыз хез­мәтегездә уңышлар телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ



Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
Саклык банкы - мөһим партнер
20.08. 2019 :: Икътисад
Саклык банкы - мөһим партнер