Национально-культурная автономия татар Республики Башкортостан Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды22.07.2017 | Новости

2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Әлеге чарада дөньяның 41 иленнән һәм Россиянең 73 төбәгеннән 1000 делегат, шул исәптән шәрәфле кунаклар һәм 130 дан артык журналист катнашачак. Башкортостаннан 60 делегат, 10 шәрәфле кунак һә журналистлар катнашачак дип көтелә.


Конгрессның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшлиячәк, фикер алышачаклар. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак.


3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.


Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк.


4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисадый, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар.


5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачаклар. Шулай ук съезда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен”татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачаклар, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачаклар.




Пока никто не прокомментировал эту новость...

Добавить комментарий


Внимание Комментировать статьи на сайте возможно только в течении 30 дней со дня публикации.


Новости наших друзей
29.03. 2024: Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл Бала булган гаилә, йорт ямьле
Әни... Әти... Бала... Бу өч сүзне әйтү белән шул асыл кыйммәтләрне бергә бәйләүче дүртенче кыйммәт ...
29.03. 2024: “Начар кешеләр белән бәйләнмәгез!”
Башкортстанның катгый режимлы колонияләренең берсендә террорчылык статьясы буенча Әмир Габдрәхимов ...
29.03. 2024: Кар сулары туңып тыгылган иде...
Үткән атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” һәм Кире элемтә платформасы ...
29.03. 2024: Каһировлардан шәп яңалык
Эльмира һәм Филүс Каһировлар шәһәр читендә йорт салганнар. Эльмира социаль челтәрләрдә яңа ...
29.03. 2024: Диплом түгел, баш бәласе сатып алган
Җитмәсә, хөкемгә тарттырылган. Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 2019 елда ...
29.03. 2024: Җырлап торганда яраланган
Ул җырлап торганда, аның бэк-вокалчысы Фидаил Вәлиуллин җайсызрак сикергән һәм аягы белән Иркәнең ...