«Сәхибҗамал» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының актив әгъзасы, язучы, шагыйрә Дилә Булгакова шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен – 80 яшен билгеләп үтте.
Дилә Булгакова (Дилә Хәмзә кызы Бикмәтова) 1937 нче елның 11 нче июлендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туган. Җиденче сыйныфка кадәр туган ягында белем ала, Стәрлетамак шәһәрендә урта мәктәпне, Уфада медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт юлын Салават химия комбинатының санитар частенда шәфкать туташы булып башлый. Аннары Башкортстан Эчке эшләр министрлыгына караган дәвалау учреждениеләренә күчерелә. Сәламәтлек саклау өлкәсенә утыз җиде ел гомерен бирә.
Д.Булгакова – күп кенә шигырьләр, нәсерләр, пьесалар, хикәяләр, юморескалар, балалар өчен әкиятләр авторы. Башкортстан «Китап» нәшриятында ике дистәдән артык китабы дөнья күрде. Шулай ук үз хисабына «Туфрагында бөек Болгарның», «Икмәк һәм иман» һ.б. тематик җыентыкларын, тезмә һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән китапларын бастырды. «Төрмә циклы» хикәяләре тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнде.
Шагыйрәнең йөздән артык шигыренә җыр язылган. «Кыр казлары», «Учларыма сал син йөрәгемне», «Сагынам» һ.б. җырлары халык күңеленә хуш килде.
Дилә Булгакова – Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Уфадагы «Ихлас» мәчете идарәсе әгъзасы.